Татарстан эшмәкәрләре Молдова Республикасы һәм Венгрия бизнес-миссиясендә катнаша

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

2017 елның  27сеннән  31 мартка кадәр Татарстан Республикасының экспортка юнәлтелгән кече һәм урта  эшмәкәрлек предприятиеләренең  Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды » НО оештырган Молдова Республикасына һәм Венгриягә бизнес-миссиясе була.

Ике илнең географик якынлыгын исәпкә алып, чаралар  Кишиневта һәм Будапештта уздырыла. Миссия программасы үзенә  бизнес-очрашулар һәм  предприятиеләргә баруларны кертә. Чараларның Молдавия өлеше  Татарстан Республикасы белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынган Румыниянең эшлекле вәкилләре белән очрашуны да күзаллый. Россия  Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы бәяләүләре буенча  Молдова Республикасына экспорт өчен фармпрепаратлар, медицина һәм энергетика җиһазлары, авыл хуҗалыгы һәм азык сәнәгате  продукциясе зур перспективага ия булып тора.  Венгрия базарында азык сәнәгате өчен җиһазлар, автокомпонентлар, авыл хуҗалыгы машина төзелеше  продукциясе, энергия саклаучы  технологияләр соралырга мөмкин.

 Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең « Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО республиканың экспортка юнәлтелгән  кече һәм урта эшмәкәрлек  субъектларының чараларда катнашуын оештырды. Татарстанны  «Татхимфармпрепаратлар» ЧҖҖ, «Румед» ЧҖҖ, «Салават Трэйд» ЧҖҖ, «Арсенал» ЧҖҖ,  «Медтехника» ЧҖҖ, «ВИТАКОР» ЯАҖ, «Ресурс» ЧҖҖ, «Айрон» Фабрикасы күрсәтә.

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге кече һәм урта эшмәкәрлек  субъектларының төрле форматтагы Халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшмәкәрләргә үз продукцияләрен чит ил базарларында күрсәтүне тәкъдим итә һәм  потенциаль партнерлар эзләүдә ярдәм күрсәтә. ТР экспортны яклау Үзәге хезмәтләре турында тагын җентекле мәгълүматны түбәндәге сайттан алырга була: http://export-rt.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International