«Гебзе» ОПЗ вәкилләре «Алабуга» ППТ ОЭЗда булды

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Директоры Зәйнәп Нил Сомез җитәкчелегендәге «Гебзе» (Төркия) Оештырылган сәнәгать зонасы вәкилләре белән  2017 елның 3 апрелендә  «Алабуга» ППТ ОЭЗда киңәшмә булды.

 Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан  министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов һәм икътисади анализ һәм проект идарәсе бүлеге җитәкчесе Ю.Р.Миңнуллин катнашты.

Киңәшмә кысасында Россия Федерациясендә аерым икътисади зона идарәче компанияләренең эшчәнлеген норматив һәм хокукый көйләү мәсьәләләре каралды.

Болардан тыш,  «Алабуга» ППТ ОЭЗ резидентлары вәкилләре белән Оештырылган сәнәгать зоналары эшчәнлеген көйләүче чит ил дәүләтләре законнарының  уңай элементларын Россиядә яраштыру мөмкинлеге темасына түгәрәк өстәл дә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International