Татарстан Республикасы инвестицион проектлар сайлауның яңа технологияләрен кертү өчен сайланган

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Тышкы икътисади банк (ВЭБ) һәм Стратегик инициативалар Агентлыгы (АСИ)  Россиянең 23 регионында регионнарның бизнес-идеяләрен финанс ресурслары белән турыдан-туры тоташтырырга мөмкинлек биргән һәм бу секторның актив үсешенә китергән инвестицион проектларны җәлеп иткән  яңа технологияләрен гамәлгә ашыра.

Яңа модель РФ субъектларында инвестиция проектларына юлны киңәйтергә һәм аларны сайлау процедурасының үтәкүренмәлелеген булдырырга ярдәм итәчәк. Иң төп элементларының берсе булып регионнарда  АСИ методикасы буенча сайланган һәм Тышкы икътисади банк укыткан һәм сертификацияләгән менеджерлар тора. Алар Банкның стратегик үсешенә ярашлы рәвештә региональ проектларны актив эзләүләр һәм башлангыч фильтрациясе белән һәм шулай ук инициаторлар белән аралашырга, аларга ВЭБ таләпләренә ярашлы рәвештә документлар пакеты булдыруда ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк. Процесста катнашучылар «Проектлар үсеше фабрикасы» онлайн-платформасында аралашачак, ул шул исәптән проектларга   экспресс-бәя бирергә мөмкинлек бирәчәк. Проектны карауның һәр стадиясе, шулай ук  экспертлар комментарийлары һәм кабул иткән карарлары онлайн-платформа кысасында  чагылыш табып, процесста катнашучыларның барысына да күренеп торачак.

Проектны пилот гамәлгә ашыру өчен аеруча әйбәт инвестицион климатлы һәм дәүләт ярдәменең иң күп региональ чараларын күрсәтә торган 23 ТОП регион сайланган һәм алар арасында  Татарстан Республикасы да бар.  «Проектлар үсеше фабрикалары»н гамәлгә ашыру өчен сайлап алынган регионнарның тулы исемлеге белән LEADER-ID(https://leader-id.ru/specials/openselection_veb) онлайн-платформасында танышырга була.

 «Без конкрет регионнарда бизнес спецификасын әйбәт белүче сертификация узган профессионаллар белән сыгылмалы система  төзергә, сыйфатлы  проектлар табарга, аларны оператив сайларга һәм финанслау турында карар кабул итәргә телибез, — дип комментарий бирә Тышкы Икътисади банк рәисе урынбасары, Хөкүмәт әгъзасы һәм Банк ягыннан проект кураторы Алексей Иванченко. — Шулай итеп, без РФ субъектларының һәм бизнесның перспективалы өлкәләренең икътисади үсешен, шулай ук яңа эш урыннары булдыра алачакбыз».

 «Безнең ачык сайлау методикасының, үз регионнары уңышы өчен эшләячәк лаеклы белгечләр командасын җыярга ярдәм итәчәгенә ышанам. Ә проектны бәяләү һәм гамәлгә ашыру стадияләрендә сертификацияләнгән менеджерларга консультатив ярдәмне регионнарда  төзелгән  инвестицион климатны яхшырту буенча  проект офислары күрсәтә алачак», — дип аңлата Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева.

«Үсеш һәм тышкы икътисади эшчәнлек Банкы (Внешэкономбанк)» Дәүләт корпорациясе  – милли үсеш банкы, Россиянең иң зур финанс институтларының берсе. Ул 1924 елда нигезләнгән, с 2007 елдан үсеш Банкы  турында махсус федераль закон нигезендә эшли.  ВЭБ идарәсенең югары органы булып РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкләгән күзәтү советы тора.

2021 елга кадәр үсеш Стратегиясенә ярашлы рәвештә, ВЭБ үзенең эшендә сәнәгать проектларына финанслар бүлүгә; инфраструктура үсешенә; чимал булмаган экспортка; оборона технологияләрен гражданлык технологияләренә күчерү процессына ярдәмгә; инновацияләр һәм Илкүләм технологик инициативалар проектларын яклауга игътибарын юнәлтә. ВЭБ түбәндәгеләрне яңа сыйфат дәрәҗәсендә эшләячәк: дәүләт приоритетларына ярашлы  проектларны актив эзләү, клиентлар белән бизнес-проектларны тирәнтен анализлау, шәхси инвестицияләр җәлеп итү, яңа технологияләр кулланып проектлар барышын күзәтү.

http://www.veb.ru

Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ)—икътисади һәм социаль өлкәләрдә комплекслы чараларны гамәлгә ашыру өчен РФ Хөкүмәте төзегән Россия  автоном коммерция булмаган оешма. Ул 2011 елдан бирле эшли. Приоритет проектларны алга җибәрә, Россиядә эшмәкәрлек тирәлеген яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашыау, профессиональ кадрлар эзләүне  үстерә һәм башкалар.

https://asi.ru

LEADER-ID — лидерларны эзләү, үстерү һәм алга җибәрү өчен АСИ информацион платформасы. Эш башлана: 2013 елның июле. 2016 елның ноябренә кулланучылар саны1173 шәһәр һәм авылдан, 55 илдән  72 597 кеше.

https://leader-id.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International