Федераль закон проекты буенча халык тыңлаулары уздырыла

2017 елның 21 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисади үсеш министрлыгының аралашуны көйләүләрен бәяләү Департаментыннан «Россия Федерациясе шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясе аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты буенча халык консультацияләре уздырылу турында мөрәҗәгате килде.

Закон проекты белән шәһәр төзелеше өлкәсендә аерым бурычларны хәл итү максатыннан чыгып, Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексына аерым үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә.  

Аерым алганда, «вакытлыча төзелеш» аңлатмасы кертелә,  Россия Федерациясенең ике һәм аннан артык субъектлары территорияләрендә урнашкан берничә объектка экспертиза уздыру өлешендә инженер эзләнүләре  нәтиҗәләре һәм  проект документацияләренең дәүләт экспертизасы өлешендә вәкаләтләр ачыклана.

Закон проекты белән гамәлдәге законга өстәмә нормалар буларак  экспертиза уздыру өчен кирәкле проект документациясенең һәм  инженер эзләнүләре нәтиҗәләренең, аерым очраклардан тыш, электрон формада бирелүе карала.

Шулай ук тагын башка үзгәрешләр кертү дә карала.

Бизнес-берләшмә вәкилләрен күрсәтелгән норматив хокукый актлар белән   Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз .

Аларда эшмәкәрлек  яисә башка эшчәнлек алып баручы субъектлар өчен артык административ һәм башка чикләү һәм бурычлар кертелгән положениеләр булганда, яисә Россия Федерациясе бюджет системасында барлык дәрәҗәдәге бюджетлар һә эшмәкәрлек яисә башка эшчәнлек субъектларының нигезләнмәгән чыгымнарына китергән положениеләр булганда, тәкъдимнәрне һәм дәгъваларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының үзара көйләүләрне бәяләү секторында түбәндәге электрон адреска җибәрүегезне сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International