Артём Здунов Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы коллегиясендә чыгыш ясады

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгында  «2016 елда   Россия Икътисади үсеш министрлыгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2017 елга төп бурычлары турында» темасына Коллегия утырышы булды. Утырыш кысасында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев чыгыш ясады. Пленар дискуссия спикерлары - Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе икътисади үсеш министры Максим Орешкин, Россия Федерациясе Үзәк банкы Рәисе Эльвира Нәбиуллина чыгыш ясады.

«Татарстан Республикасы региональ икътисади сәясәте. Заман шартларында бюджетара мөнәсәбәтләр» темасына доклад белән  Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул Россия Икътисади үсеш министрлыгы җитәкчелегенә Татарстан Республикасының    федераль үзәк белән үзара йогынтысына, шул исәптән Россия инновацион регионнары  Ассоциациясе инициативаларына ярдәме өчен рәхмәтен белдерде. Шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның төп  макрокүрсәткечләре динамикасы турында сөйләде.

Тулаем региональ продукт һәм сәнәгать продукциясенең күләме 2 трлн  сумга җитте.

2016 елда төп капиталга инвестицияләр күләме чагыштырмача бәяләрдә   2015 ел дәрәҗәсендә калып, 642,5 млрд сум тәшкил итте (100%). Соңгы елларда инвестицияләр күләме тулаем республика региональ продуктына карата 33%тан артып китте.

Икътисади активлык үсеше агымдагы елда да дәвам итә.

2017 елның  I кварталы нәтиҗәләре буенча тулаем региональ продукт 4,2%ка артты.

Сәнәгать производствосы үсеше 104,7% тәшкил итте.

Үзенең чыгышында Артём Здунов  бюджетара мөнәсәбәтләр сәясәте регион-донорларда берүк вакытта икътисади үсешне дә һәм дотацион регионнарда шәхси табыш базасын арттыруны мотивацияләргә тиешлеген ассызыклады.

Шулай ук Татарстан Республикасы икътисад министры регионнарның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләрен  хәл итүдә  федераль башкарма власть органнары белән тупланган үзара аралашу тәҗрибәсе үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтүен билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International