Хәзерге вакытта 23 пилот регионда, шул исәптән Татарстан Республикасында, яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар Агентлыгы тарафыннан төп бурычы регионнарда инвестиция проектларын табу һәм озату булып торган Тышкы икътисади үсеш банкының сертификацияләнгән менеджерлары позициясенә кандидатлар сайлау үткәрелә. Сертифицикацияләнгән менеджерлар роленә региональ үсеш институтлары, коммерция булмаган оешмалар һәм берләшмәләр, региональ бизнес һәм шулай ук власть органнарында һәм инвестицион-финанс өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган вәкилләр кандидатурасы карала. Платформада заявкалар кабул итү 2017 елның 30 апреленә кадәр озайтыла.
Әлеге сайлауда катнашырга теләүчеләрнең мәгълүматларны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына ( инвестицион эшчәнлек бүлеге, т. 5249042) җибәрүләрен сорыйбыз.