Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең 2017 елның гыйнвар-марты өчен социаль-икьтисади үсеше рейтингы әзерләнде

2017 елның 28 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Икьтисад министрлыгы Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының 2017 елның гыйнвар-марты өчен айлык социаль-икьтисади үсеше рейтингын әзерләде. 

 2017 елның гыйнвар-марты гомуми рейтингында лидерлык позициясен Казан шәһәре (1нче урын), Әлмәт (2нче урын) һәм Түбән Кама (3нче урын) муниципаль районнары алды.

 2017 елның гыйнвар-мартында рейтингта Саба (+9 позиция), Кукмара (+6 позиция) һәм Минзәлә (+4 позиция) муниципаль районнары урыннар алуда зур үзгәреш кичерде. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле:  теркәлгән эшсезлекнең кимүе, авыл хуҗалыгы тулаем продукциясенең артуы һәм башкалар.

Рейтингта Чистай (–20 позиция),  Мамадыш (–4 позиция), Апас һәм Менделеевск ( –3әр позиция) муниципаль районнарында хәл начарайды.  Начараю күрсәткечләре теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең артуы, файдалануга тапшырылган торак йортлар гомуми мәйданының кимүе, салым һәм салым булмаган табышларның үсеш темпы һәм башкалар белән бәйле булды.

Республика буенча төялгән продукциянең күләме бер җан башына уртача 133,60 мең сум тәшкил итте,  республиканың муниципаль берәмлекләре арасында бу күрсәткеч буенча аеруча югары нәтиҗәләрне Әлмәт  (795,34 мең сум), Түбән Кама (422,27 мең сум) һәм Алабуга  (296,51 мең сум) муниципаль районнары күрсәтте.

 2017 елның 1апреленә республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,75% тәшкил итте.  21 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республиканыкыннан түбәнрәк. эшсезлекнең иң аз дәрәҗәсе  Лаеш (0,19%),  Актаныш (0,33%) һәм Югары Ослан (0,34%) муниципаль районнарында теркәлде.

 Иң зурысы–
Алабуга (1,46%), Баулы (1,38%) Саба (1,34%) муниципаль районнарында.

2017 елның гыйнвар -мартында  Татарстан Республикасында файдалануга бер җан башы исәбеннән гомуми торак мәйданның  0,167 кв.метры тапшырылган. Җан башына торак мәйданның иң күбесе Питрәч  (2,07 кв.метр), Лаеш (1,34 кв.метр) һәм Югары Ослан  (0,47 кв.метр) муниципаль районнарында тапшырылды.

Рейтинг белән җентекләбрәк. « Социаль-икътисади үсеш фаразлары һәм нәтиҗәләре»

 бүлегенең  «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International