Россия Дәүләт Советы һәм социаль-икътисади үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешү мониторингы буенча Комиссиянең бердәм утыршында МФЦ челтәрләрен үстерү мәсьәләсе каралды

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Кремльдә Владимир Путин рәислегендә Дәүләт Советы һәм   Президент каршындагы Россия социаль-икътисади үсеше максатчан күрсәткечләренә ирешү мониторингы буенча Комиссиянең бердәм утырышы булды. Көн тәртибендә өч блок сорау куелды: МФЦ челтәре аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, социаль өлкәдә хезмәтләр сыйфатын бәйсез бәяләү һәм гражданнарны авария торагыннан күчерү.

Владимир Путин дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күп функцияле үзәкләр челтәрен төзү һәм үстерү буенча төп эш нәтиҗәләрен билгеләде. Билгеләнгәнчә, тулаем ил буенча дәүләт хезмәтләренең бөтен спектрын күрсәткән өч мең  МФЦ эшли. 2016 елда  МФЦга мөрәҗәгать итүләр саны 60 миллионнан артты.

Президент проектның уңышлы булуын, әмма эшләгәннәрдә тукталып калмаска кирәклеген, чөнки кайбер  МФЦларда чиратлар мәсьәләсенең хәл ителмәвен, барысында да хезмәтләрнең тулы спектры күрсәтелмәвен, ә аларның сыйфаты хәтта   аларның  МФЦларда да кайбер таләпләргә җавап бирмәвен ассызыклады. Гражданнарның хезмәт сыйфатын үзләре бәяли һәм  аларның тәкъдимнәренең ничек исәпкә алынуын һәм нинди карарлар кабул ителүен үзләре тикшерә алулары мөһим.   Федераль власть органнары алдына куелган принципиаль бурыч – яшәү һәм теркәлү урыннарының кайда булуына карамастан, гражданнарның теләсә-кайсы  МФЦга мөрәҗәгать итүләре өчен шартлар тудыру.  Бу дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең интеграцияләнгән тулы системасын төзергә ярдәм итәчәк.

Икътисади үсеш министры Максим Орешкин беренче үзәкләрнең 10 ел элек ачылуын, ә хәзер Россиядә  безнең  илнең 96 % халкына  13.000 тирәсендә бүлек хезмәт күрсәтүен искә төшерде. Аның фикеренчә,  МФЦлар барлыкка килгәч гражданнар белән власть арасында мөнәсәбәтләр үзгәргән, урыннар уңайлыланган, заманча һәм технологик үзгәрешләр кичергән, чиратта көтеп утыру вакыты уртача  2,5 тапкыр кыскарган. МФЦга килүчеләр кертелгән хезмәтне бәяләде, хезмәт сыйфатыннан канәгатьләнү дәрәҗәсе 80%тан, уңай бәяләүләр өлеше  96%тан артып китте.

Шул ук вакытта Максим Орешкин  дәүләт хезмәтләре күрсәтү процессының  гади һәм уңайлы булырга, үзәкләр кеше ихтыяҗларыннан чыгып эшләргә тиешлеген билгеләде. Мәсәлән, мөрәҗәгать итүчеләрнең  берничә хезмәткә бер гариза бирү мәсьәләсе карала ( «тормыш ситуацияләре» кысасында хезмәт күрсәтү), МФЦ хезмәткәре аша хезмәтләргә түләүне оештыру мәсьәләсе эшләнә,  МФЦ аша салым декларациясе бирү мөмкинлеге карала.

 Ростов өлкәсе губернаторы  Василий Голубев билгеләвенчә, бүген миллионлаган кеше дәүләт власте эшен  МФЦда дәүләт хезмәте алу тәҗрибәсеннән чыгып бәяли. Шуңа бәйле рәвештә персонал белән эшләргә, клиентларга юнәлтелгән  технологияләрне үзләштерергә кирәк. Шул ук вакытта сервис ил территориясендә бердәм булырга тиеш,   МФЦ хезмәткәренә  мөрәҗәгать итүче белән ничек эшләргә кирәклеген конкрет һәм төгәл итеп аңлатырга  һәм төшендерергә кирәк. Бүген һәр регион хезмәткәрләрне үзләре мөстәкыйль өйрәтә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында барлык  муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында аеруча популяр 150 төрдәге хезмәт күрсәткән МФЦ офислары  («Минем документлар») эшли: федераль власть  органнары  (Росреестр, Салым хезмәте, МВД, Пенсия фонды һәм башкалар) хезмәтләре,  ЗАГС органнарының бөтен хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр  (җир-милек мөнәсәбәтләре, архитектура, архив һәм башка өлкәләрдә) һәм башка хезмәтләр.

Болардан тыш, 2016 елның сентябреннән эшмәкәрләрне яклау   инфраструктурасы оешмалары базасында  Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Чистай шәһәрләрендә   «Бизнес өчен МФЦ» 5 офисы эшли башлады, алар шәхси эшен оештыруга һәм шул ук вакытта аны үстерүгә юнәлтелгән  дәүләтнеке булмаган хезмәтләрнең киң спектрын  күрсәтә  (хезмәтләрнең 190лап төре).

Татарстан Республикасында офислар турында җентекле мәгълүматны түбәндәге сайтта ачыкларга була: mfc16.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International