Рөстәм Миңнеханов һәм «БАНК УРАЛСИБ» ГАҖ президенты Владимир Коган белән хезмттәшлек турында килешү имазаладылар

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм “БАНК УРАЛСИБ” ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "БАНК УРАЛСИБ” җәмгыяте президенты Владимир Коган имзаладылар.

Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Үзара хезмәттәшлек Банкның Татарстанның икътисадый һәм социаль өлкәсендә өстенлекле юнәлешләр үсешендә катнашуын, уртак инвестицион проектларны һәм эшкуарлыкны үстерүдә программаларны, шул исәптән дәүләт-шәхси хезмәттәшлек нигезендә дә финанславын күзаллый.

Иң перспектив юнәлешләр Татарстан Республикасында алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары өчен программалар, торак төзелешен проект финанслау һәм сәнәгать комплексын инновацион үстерүгә ярдәм итү кысаларында ярдәм итү, республика предприятиеләрен техник җиһазлау, модернизацияләү була ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International