Татарстан Республикасы эшмәкәрләрен таможня органнары хокукыннан файдалану практикасы мәсьәләләре буенча чарага чакыралар

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның  Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге республика эшмәкәрләренә таможня органнары хокукыннан файдалану практикасы һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча чаралар үткәрү турында хәбәр итә.

Әлеге чара таможня органнары хокукыннан файдалану практикасы һәм мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре белән кызыксынган тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучыларга  һәм башка затларга исәпләнгән. Чара 2017 елның 31 маенда 10.00 сәгатьтә Татарстан таможнясында әлеге адрес буенча үткәрелә: Казан шәһәре, Короленко урамы, 56, 313нче бүлмә (утырышлар залы).

Халык катнашындагы чараларның көн тәртибе:

1) Товарларга декларация тутырганда ВЭД катнашучылары җибәргән ялгышлыклар.

2) ВЭД катнашучыларының мәҗүри таләпләрне үтәве буенча Идел буе федераль округы таможня органнары товар чыгарганнан соң таможня контроле уздыру хокукыннан файдалану нәтиҗәләре.

3) Тыюларны һәм чикләүләрне  саклау һәм аларның документлар маскасы Белешмәлегенә  ярашуын раслаучы документлар турында белешмәләр,  таможня декларациясенә гариза.

4) Таможня эше өлкәсендә дәгъваларны карау практикасы.

Чарада катнашу өчен ТР экспортын яклау үзәгенә электрон почта адресына 2017 елның 22 маена кадәр гариза җибәрергә кирәк: tatexport@yandex.ru, тел: (843)524 76 70.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International