Артём Здунов һәм WorldSkillsRussia генераль директоры Роберт Уразов хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Бүген Иннополис Университеты мәйданчыгында "Сәнәгать Россиясенең санлы индустриясе" конференциясен уздыру кысасында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм  WorldSkillsRussia генераль директоры Роберт Уразов «Яшь профессионаллар (WorldSkillsRussia)» профессиональ берлекләр һәм эшче кадрлар үсеше агентлыгы» Союзы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы арасында килешүгә тантаналы кул куйды.

"Бурычы — бу рәтләргә яшь кешеләрне җәлеп итү, аларны өйрәтү буенча эшмәкәрләр белән үткәрелгән эшне, эшмәкәрлек уйларын популярлаштыру буенча үткәрелгән эштә көчләрне берләштерү", — дип сөйләде Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов. Россиядә  Worldskills хәрәкәтенең инициативалары, шул исәптән  финанс һәм оештыру инициативалары күп. "Без алар белән чемпионатларда актив катнашабыз. Көчләрне берләштереп, без   бизнес-берләшмәләр өчен күбрәк эшли алачакбыз", — дип билгеләде министр.

Килешү форматы Татарстан Республикасы территориясендә   WorldSkills  чемпионатлары системасында катнашучыларның эшмәкәрлек инициативасын гамәлгә ашыру өлешендә көчләрне берләштерүне; WorldSkills чемпионатлары системасында катнашучыларга ярдәм күрсәтүне (информацион, консультацион, милек һәм финанс), республика территориясендә яшәүче кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган проектларга WorldSkills чемпионатлары системасында катнашучыларны җәлеп итүгә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының   региональ һәм федераль конкурсларда катнашуына ярдәм итүне, эшмәкәрлек осталыгын формалаштыру буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының мәгариф программаларында  катнашуына  ярдәм итүне һәм  WorldSkills чемпионатлары системасында катнашучыларның уңышлы тарихын массакүләм мәгълүмат чараларында популярлаштыруны карый.

WorldSkills хәрәкәтенә Россия беренче тапкыр  2012 елда керде.

Хәрәкәтнең төп максаты  булып тәҗрибәле һөнәр ияләренең абруен күтәрү, илнең икътисади үсеше һәм уңышы өчен осталыкның никадәр мөһим булуын күрсәтү тора.

Ярышлар яшьләрнең һөнәри ориентациясенә китерә  һәм иң яхшы Халыкара практикаларны илнең мәгариф системасына кертергә булыша һәм шулай ук яшь профессионалларның киләчәктәге карьерасына турыдан-туры тәэсир итә.

 WorldSkillsRussia Хәрәкәте яшәгән вакытта Илкүләм чемпионатның дүрт финалы уздырылды. Чемпионатларда 30 меңнән артык конкурсант катнашып, аларның эшен    30 мең Россия эксперты бәяләде. Тамашачыларның гомуми саны  900 мең кешедән артты. Хәрәкәтнең рәсми әгъзалары булып  Россия  Федерациясе 85 субъектының 84е тора.

Болардан тыш, искәртеп узабыз, 19 майда Краснодар шәһәрендә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia-2017)   V илкүләм чемпионаты тәмамланды.    Татарстан Республикасы җыелма командасы составында  В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студентлары Юлия Сичевская һәм Карина Халиева, шулай ук Казан (Идел буе) федераль университетының икътисад, идарә һәм финанслар институты студенты  Алина Алтынбаева «Эшмәкәрлек» компетенциясендә җиңү яулады .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International