ТР Хөкүмәте Йортында Мәскәү “Сколково” идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов лекция укыды

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Мәскәү “Сколково” идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов «Мин: 2.0. Һәрберебезнең трансформациясе мөһимлеге» темасына лекция укыды.

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, республика министрлыклары һәм ведомостволары җитәкчеләре тыңлады.

Лекция алдыннан Рөстәм Миңнеханов Андрей Шаронов белән эшлекле очрашу үткәрде. Алар Татарстан Республикасы белән «СКОЛКОВО» Мәскәү идарә мәктәбе арасында алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр, аерым алганда, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең профессиональ белемнәрен эстәү турында.

Лекция әңгәмә формасында үтте. Андрей Шаронов идарә, җитәкчеләрнең эш нәтиҗәлелеген камилләштерү һәм лидерлык сыйфатларын формалаштыру, белемеңне арттыру, җәмгыять һәм хакимиятнең үзара сыйфатлы эшчәнлеге темаларына кагылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International