Аналитика үзәге Россия базарларында конкурент тирәлек торышын бәяләде

2017 елның 19 мае, җомга

2017 елныӊ 25 гыйнварыннан  22 февральгә кадәр  Россия Федерациясе Хөкүмәтенеӊ  Аналитика үзәге  Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергә эшмәкәрләрнеӊ үз күзлегеннән Россия базарларында  конкуренциянеӊ гомуми торышын һәм конкурент тирәлеген бәяләргә мөмкинлек биргән Россия бизнесы вәкилләре арасында сораштыру уздырды. Сораштыруда 1100дән артык  респондент катнашты.

Россия бизнесы вәкилләре бәяләвенчә,  Россия базарларында конкуренция торышы тотрыклы : сораштыруда катнашучыларныӊ 48%ы югары һәм  бик югары  конкуренцияне күрсәтте. Әлеге күрсәткечнеӊ мәгънәсе  елдан-ел үзгәрүен  дәвам итә: 2016 елда респондентларныӊ  51% ы югары һәм бик югары конкуренцияне күрсәтте,  2015елда — 53%. Түбән конкуренцияне һәм аны бөтенләй сизмәгәннәр өлеше дә артты. 2017 елда ул 2016 елдагы 24 %ка карата  25% һәм 2015 елда  21% тәшкил итә.

Респондентларныӊ 36%ы  конкуренцияне бизнесны үстерү өчен файдалы дип исәпли, әмма сораштыруда катнашучыларныӊ  21%ы конкуренциянеӊ уӊай йогынтысын күрми.

Конкурентлар саны кимүне сораштырылган бизнес вәкилләренеӊ  23% ы билгели,  бу  2016 ел сораштырулары нәтиҗәләренә тигезләшә — 24% (2015 елныӊ  15% ына карата).

 Конкурентлар саныныӊ кимүе власть органнары ягыннан конкурентлыкка каршы гамәлләр булу белән аӊлатыла (аны респондентларныӊ 40%ы күрсәтте). 37% респондент норматив-хокуый базадагы үзгәрешләрнеӊ конкурентлар санына негатив тәэсирен билгеләде, 34%ы  Россия  компанияләренеӊ базардан китүен конкурентлар санын киметүгә сәбәп булып тора дип атады.

Эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен төп каршылыклар булып  финанс ресурсларына керү кала (кредит ресурсларыныӊ югары бәясен кертеп). Шундый каршылыкларны респондентларныӊ 53% ы күрсәтте (2016 елда  56%). Бизнес алып баруга каршылыкларны  шулай ук салымнарныӊ зурлыгы  да китереп чыгара (моны респондентларныӊ  53%ы күрсәтә ) һәм шулай ук предприятиеләр эшчәнлеген көйләүдә Россия законнарыныӊ тотрыксызлыгы да үзролен уйный (41%).

Респондентларныӊ 52%ы  бизнеларыныӊ даими һәм вакыты вакыты белән  50%тан ким булмаган базар өлеше белән базарда өстенлек тотучылар ягыннан конкурентлыкка каршы басым ясауны тою  белән  билгели (бер ел элек булган 45%ка карата).

Россия бизнесы үз эшчәнлеген киӊәйтергә җыена: якындагы 3 елда яӊа базарга чыгуны планлаштырмаганнар өлеше  25% тәшкил итте (2016 елдагы  27% белән чагыштырганда).

Россия бизнесы яӊа географик һәм ашамлыклар базарларына чыгу өчен төп каршылыкларны  2016 елдагы кебек финанс средстволары җитмәүдә, бизнес оештыру өчен башлангыч тотып калуларныӊ югары булуында һәм сату базарларыныӊ тулы булуында күрә.

Продукциянеӊ конкурентлыкка сәләтлелеен арттыруга килгәндә, бөтен төрдәге икътисади эшчәнлек вәкилләре дә бу юнәлештә эшли. Чыгымнарны ктметү аеруча  популяр ысул булып  кала: аны респондентлар күрсәткән компанияләрнеӊ 68%ы кулланган. Икенче урынны Второе персоналны укыту алып тора — әлеге ысулны компанияләрнеӊ   48%ы кулланган.

Конкурентлыкны арттыруныӊ аеруча таралган ысулы чыгымнарны киметүдән һәм пероналны укытудан тыш, ИТ технологияләр, хезмәтләр (шул исәптән  финанслар), сәүдә  кебек өлкәләр вәкилләре өчен  продукцияне алга җибәрүнеӊ яӊа ысулын куллану булып тора. Эшкәртү сәнәгате секторы һәм шулай ук төзелеш һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе вәкилләре  машиналар һәм  технологик җиһазларны аеруча актив сатып алды.

Җитештерелгән товарларныӊ, эшләрнеӊ һәм хезмәтләрнеӊ конкурентлыгын арттыруныӊ төп факторлары булып, Россия бизнесы вәкилләре фикеренчә, традицион рәвештә түбән бәя  (41%), клиентлар белән ышанычлы мөнәсәбәтләр (20%) һәм югары сыйфат тора (19%).

Сораштыру нәтиҗәләре белән доклад шушы адрес буенча бирелә:     http://ac.gov.ru/files/publication/a/12824.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International