МЧС бер тапкыр закон бозган өчен ике тапкыр җәза бирмәячәк, кисәтү төп чара булып торачак

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Россия МЧСына үз күзәтчелеге өлкәсендә хәвеф-хәтәр чыгу куркынычы булган юнәлешне кертүне, профилактика чараларының ролен арттыруны тәкъдим итте, ә  административ җаваплылык  закон бозуларга каршы көрәшнең төп чарасы булудан туктарга тиеш. МЧС, аерым алганда, бер тапкыр закон бозган өчен ике тапкыр җәза бирергә тиеш түгел, кисәтү тәэсир итүнең төп чарасына әйләнергә тиеш. Шундый тәкъдимнәр 2017 елның апрелендә булган МЧС күзәтчелек органнарының хокук куллану практикасына дәүләт контроле һәм халык белән карау реформасы буенча  «Бердәм Россия» партиясенең эшмәкәрлек һәм МЧС, Ачык хөкүмәт Бөтенроссия форумы нәтиҗәләре резолюциясендә бирелгән. Күрсәтелгән  резолюция белән Ачык хөкүмәтнең рәсми сайтында танышырга була http://open.gov.ru/events/5516031/.

Искәртеп узабыз,  2017 елдан Россия Федерациясе  федераль власть органнарында һәм субъектларының территориаль бүлекчәләрендә   хокук куллану практикасын карау буенча халык белән чаралар квартал саен уздырыла. Әлеге норма «Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» приоритет программасы һәм 2008 елның 26 декабрендәге «Дәүләт контроле һәм муниципаль контроль уздырганда   юридик затларның  һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукын яклау турында» 294нче- ФЗ Федераль закон таләпләре белән каралган. Булачак чаралар турында информация власть органы сайтында чара үткәрелгәнче ике атна кала алдан урнаштырыла.

МЧСның хокук куллану практикасын эшмәкәрлек берәшмәсе белән беренче каравы  7 апрельдә Тулада булды. Татарстан Республикасында шундый чараны беренче тапкыр   федераль властьнең  Дәүләт Хезмәт инспекциясе уздырды. Чара 2017 елның 25 апрелендә Казанда  һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе министры Михаил Абызов, Хезмәт һәм мәшгульлек буенча  Федераль хезмәт җитәкчесе Всеволод Вуколов, республиканың контроль-күзәтчелек органнары һәм федераль власть органнарының территориаль органнары, шулай ук җәмәгать оешмалары вәкилләре  катнашында узды. Әлеге чара турында видеоязмалар белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында танышырга була: http://mert.tatarstan.ru/rus/obobshchenie-pravoprimenitelnoy-praktiki.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International