«РосЭкспоКрым. Импортны алмаштыру. Азык-төлек. Сәнәгать» Россия җитештерүчеләренең IV махсуслаштырылган күргәзмәсе Ялтада уза

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның  2сеннән 4 июньгә кадәр  «Ялта - Интурист» кунакханә комплексында  ( Ялта шәһ.,  Дражинск ур., 50) Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Крым Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм   Крым Республикасы Сәнәгать сәясәте министрлыгы ярдәмендә  «РосЭкспоКрым. Импортны алмаштыру. Азык-төлек.  Сәнәгать» Россия җитештерүчеләренең IV махсуслаштырылган күргәзмәсе була.

«РосЭкспоКрым» күргәзмәсе импортны алмаштыру, конкурентлыкны һәм сәнәгатьнең төрле өлкәсендә  инвестицион  җәлеп итүчәнлекне арттыру, шулай ук товар җитештерүчеләр һәм сәүдә вәкилләре арасында туры элемтәне җайлау, производство технологиясе һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу приоритет программаларын якындагы чорда дәүләт өчен гамәлгә ашыру максатыннан уздырыла.

Чаралар уздыру кысасында власть органнары, җәмәгать оешмалары, товар җитештерүчеләр һәм сәүдә субъектлары вәкилләре белән  «түгәрәк өстәлләр» форматында ярашлы икътисад өлкәләрендә актуаль үсеш мәсьәләләрен карау планлаштырыла.

Билгеләп узыйк, күргәзмәдә катнашучыларның күмәртәләп сатып алучылар белән дә, соңгы сатып алучылар белән дә эшлекле элемтә урнаштыруы, үз продукцияләрен презентацияләве , төрле сәнәгать производствосы, сәүдә һәм хезмәтләр  өлкәләрендә  соңгы тенденцияләр һәм яңалыклар белән танышуы,  үз продукцияләрен тәкъдир итүе  буенча уникаль мөмкинлеге булачак .

Күргәзмә чаралары  турында тулырак мәгълүмат белән  «ЭКСПОКРЫМ» компанияләр төркеме чараларын ның рәсми сайтында танышырга була www.expocrimea.com, тел. +7(978)0149205, +7(3652)620670, e-mail: expocrimea.event@mail.ru.

Искәртеп узыйк, Татарстан Республикасында конкуренция дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән чаралар Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше Стандартын гамәлгә ашыру  кысасында  конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча кабул ителгән юл картасына кертелгән.

Конкуренция үсеше Стандарты регионда товарлар һәм хезмәтләр базарында конкуренция үсеше өчен шартлар тудыруга, региональ власть органнары эшенең үтәкүренмәлелеген булдыруга, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау өчен стимуллар булдыруга һәм административ барьерларны юкка чыгаруга юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының   2014 елның 6 маендагы 799-р күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә  Татарстан Республикасы Иктисад министрлыгы Татарстан Республикасында конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы вәкаләтле башкарма власть органы булып тора.

Татарстан Республикасында  Стандартны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат Министрлык сайтының «Конкуренция үсеше» бүлегендә бирелгән (http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International