Сколковода «StartupVillage 2017» технологик эшмәкәрләр өчен зур стартап-конференция була

2017 елның 26 мае, җомга

 «Сколково» иннновацион үзәк территориясендә 2017 елның  6-7 июнендә   Россия технологик эшмәкәрләре һәм  «Startup Village 2017» БДБ илләре өчен зур стартап-конференция була.

Startup Village 2017 елның 30 гыйнварыннан 26 апрельгә кадәрге чорда Россиянең 11 шәһәрендә узган перспективалы инновацион компанияләр һәм проектлар эзләү буенча Стартап турының масштаблы чаралары сериясен тәмамлаячак.

Чарада югары технологик бизнес вәкилләре, фәнни-технологик фаразлау өлкәсендә Россия һәм Халыкара экспертлар, үсеш институтлары, инновацион компанияләр һәм берлекләр вәкилләре катнашачак.

Конференциянең эшлекле программасына технологик бизнесның бөтен өлкәләрен үз эченә алган 100ләп  сессия кертелгән. Стартаплар конкурсы быел ике төп тректан торачак: идеяләр конкурсы һәм компанияләр конкурсы. Болардан тыш, конференция кысасында  StartupBazaar инновацион проектлар күргәзмәсе булачак.

Конференциядә катнашу өчен теркәлү узарга кирәк. Ул 31 майга кадәр түбәндәге сайтта ачык булачак: https://startupvillage.ru.

Стартаперларны һәм технологик эшмәкәрләрне конференция чараларында катнашырга чакырабыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International