Татарстанда сәнәгатьнең төп өлкәләре үсеше перспективалары каралды

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Татарстан сәнәгатенең төп өлкәләре үсеше проблемалары һәм  перспективаларын бүген Россия Федерациясе Җыены Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновация һәм эшмәкәрлек  үсеше буенча комитетының күчмә утырышы кысасында ТР Хөкүмәте йортында Түгәрәк өстәлдә карадылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, икътисади сәясәт, сәнәгать, инновация үсеше һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Думасы депутаты Сергей Жигарев, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан министрның беренче урынбасары –эшмәкәрлек үсеше  Департаменты җитәкчесе Рөстәм  Сибгатуллин катнашты.

Очрашуда катнашучыларны котлап, Рөстәм Миңнеханов Татарстанны күчмә утырыш уздыру урыны итеп сайлаган һәм республиканың икътисад өлкәсенең төп мәсьәләләрен карау мөмкинлеге биргән өчен рәхмәтен җиткерде. 

Ул Татарстанның Россиядә алга киткән сәнәгать регионнарының берсе булуын билгеләде. Бүген республика төяп җибәргән продукция күләме буенча илдә 5нче урынны алып тора, шундый ук позицияне ВРП күләме буенча да ала. Болардан тыш, Татарстан – төп капиталга инвестицияләр кертү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме буенча Россиянең өченче регионы. Алдагы үсеш приоритетлары Стратегия-2030да билгеләнгән: болар нефтегазохимия, авыл хуҗалыгы һәм  автомобиль төзелеше өлкәләре. 

«Татарстан - нефть республикасы. Без 35 млн.тонна нефть чыгарабыз. Бүген авыр чыгарыла торган запаслар буенча актив эш алып барыла, - диде ТР Президенты. – Татарстан предприятиеләре  17 млн.тонна нефть эшкәртә. Ел ахырына без 6 млн.тоннага яңа НПЗ буенча эшне төгәллибез. Барлыгы  23 млн.тонна нефть эшкәртәчәкбез». 

Ул шулай ук  узган ел ахырында ТАНЕКО комплексында нефть эшкәртү тирәнлеген иң соңгы ноктасына кадәр җиткеререгә мөмкинлек биргән акрын кокслау җайланмасы куелачагы турында да әйтте – 99,2%. ТАИФ-НК шулай ук 98,5%ка кадәр эшкәртү тирәнлеге белән каты калдыкларны тирән эшкәртү Комплексын төзү өстендә эшне тәмамлаячак.

Яңа зур проектлардан Рөстәм Миңнеханов аммиак, метанол һәм карбамид җитештерү буенча «Аммоний» комплексы ачылу, шулай ук елына 1,2 млн.тоннага кадәр этилен җитештерә ала торган «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә яңа этилен комплексы төзелеше турында әйтеп узды.

Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, республиканың тагын бер система төзүче өлкәсе  булып авыл хуҗалыгы тора. Татарстан сөт җитештерү буенча илдә беренче урында тора, бәрәңге җыю буенча – икенче урында, ит җитештерү буенча – дүртенче урында. Соңгы 8 елда бу өлкә 155 млрд. сумга инвестицияләнгән. Хуҗалык итүнең кече формаларына актив ярдәм күрсәтелә – шәхси ярдәмчел хуҗалыклар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары. Мини-фермалар һәм гаилә фермалары төзелеше программалары гамәлгә ашырыла. 

«Агросәнәгать комплексы өчен сату базары зур әһәмияткә ия. Кызганычка, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр үз продукцияләрен сатудан мизер табыш алалар. Акчаның бер өлеше эшкәртүчеләргә китә, бер өлеше – сәүдә челтәрләренә. Шуңа күрә без Казанда зур агропромпарк төзедек. Республикада җитештерүчеләр арадашчылардан башка үз продукцияләрен турыдан-туры сата алган 6 агропромпарк төзү планлаштырыла», - диде ТР Президенты.  

Ул бүген Татарстан территориясендә АПКны техник яктан коралландыру һәм матди базасын модернизацияләү (сыер фермаларына, машина-трактор паркларына, яшелчә саклагычларга капремонт) буенча программалар гамәлгә ашырылуы турында өстәп әйтте. 

Республика сәнәгате структурасында да аерым үзгәрешләр булган.  2010 елдан башлап эшкәртү секторы өлеше чимал сегментының 28,7%тан 22,5%ка кимүе белән бергә  62,8%тан 70,9%ка артты, дип хәбәр итте утырышта катнашучыларга ТР Президенты. 

Автомобиль төзүчеләр темасына күчеп, Рөстәм Миңнеханов бу өлкәдә ике әйдәп баручы компанияне билгеләде - «КАМАЗ» һәм «Форд Соллерс». Икесе дә, аның сүзләренә караганда,  автокомпонентлар производствосы үсеше өлешендә зур эш алып баралар: «Безнең дөнья дәрәҗәсенә ярашкан тулы компонентларыбыз бар. Компонент базасы, производство локализациясе – бик мөһим элемент». 

ТР Президенты республикада технопарклар, индустриаль парклар, төрле сәнәгать мәйданчыклары төзүгә җитди игътибар бирелүен билгеләде. Бу практикага муниципаль берәмлекләр дә җәлеп ителә.

«Күрсәтелгән проектларны федераль власть органнарының ярашлы ярдәменнән башка гамәлгә ашыру мөмкин түгел. Үз эшебездә без һәрвакыт Дәүләт Думасы депутатларының ярдәмен тоябыз. Без диалог һәм бөтен юнәлешләр буенча бергә эшләргә әзер», - диде ул.

Алда доклад белән РФ Дәүләт Думасы депутатлары Ирек Богуславский («Ил эчендә юнәлешне экспорттан тирән эшкәртүгә  үзгәртеп, агросәнәгать комплексының икътисади үсеше перспективалары») һәм Әлфия Когогина  («Сәнәгать үсеше һәм аның конкурентлыкка сәләтлелеген арттыру») чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International