Татарстан Республикасында Томск өлкәсе эшкуарлары булып китте

2017 елның 2 июне, җомга

2017 елның 29 маеннан 2 июненә кадәр Россия Федерациясенең халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәлек кадрларын әзерләү буенча Дәүләт планын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасында Томск өлкәсе эшкуарлары булып китте. Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы белән Татарстан Республикасының Идарәлек кадрларын әзерләүдә Президент программасы чыгарылышлары ассоциациясе визит оештыруны үз өстенә алды.

Сәфәр барышында Томск өлкәсе эшкуарлары, үз мәнфәгатьләренә туры китереп, Татарстан Республикасының хөкүмәт һәм эшлекле даирә вәкилләре белән очраштылар, республика предприятиеләрендә булдылар, "Эшкуарлык фабрикасы" проектында катнашучылар белән очраштылар, IT-паркта һәм Иннополиста булдылар.

Соңгы көндә Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында "Томск өлкәсе эшкуарлары өчен Казан шәһәренең әйдәүче предприятиеләрендә стажировка нәтиҗәләре" темасына хисап конференциясе узды. Томск өлкәсеннән килгән эшкуарлар программаның бай һәм файдалы булуы турында билгеләп үттеләр, эшлекле элемтәләр урнаштырылды, хезмәттәшлек итүләр турында килешенде.

Стажировка нәтиҗәләре буенча Томск өлкәсе эшкуарларына сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International