"Россия Федерациясендә дәүләти һәм муниципаль контрольлек (күзәтчелек) турында" закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертелде

2017 елның 6 июне, сишәмбе

Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнгән "Россия Федерациясендә дәүләти һәм муниципаль контрольлек (күзәтчелек) турында" закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенә кертелде.

Тулаем алганда, закон проекты

  • башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары гамәлгә ашыра торган контрольлекнең (күзәтчелекнең) хокукый һәм оештыру нигезләрен;
  • дәүләти һәм муниципаль контрольлекне (күзәтчелекне) оештыруның гомуми принципларын;
  • гражданнарның һәм оешмаларның хокуклары тиешенчә яклануны билгели.

Ведомство системаларын барлыкка китерүне һәм аларны тиешле органнар эшчәнлегенә кертүне күздә тота торган куркынычлар белән идарә итү системасын кертү закон проектының төп новациясе булып тора. Закон проектында зарури таләпләрне бозуларны профилактикалау коралларыннан һәм штраф урынына кисәтү һәм искәртү институтларыннан максималь рәвештә киң файдалану каралган, шулай ук дәүләт контрольлеге (күзәтчелеге) һәм муниципаль контрольлек чараларын үткәргәндә вазыйфаи затларның гамәлләрен, шулай ук бу чараларның нәтиҗәләрен гражданнар һәм оешмалар тарафыннан шикаять кылу хокукын тормышка ашыруга юнәлдерелгән чаралар да кертелгән.

Моннан тыш, закон проекты белән дәүләти һәм муниципаль контрольлекнең барлык төрләренең тулы исемлеге беркетелә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге закон проекты 2015 елдан бирле Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан, Россия Федерациясе субъектлары тәкъдимнәрен исәпкә алып, берничә мәртәбә өстәмә эшләнде. Документның яңа редакциясендә Татарстан Республикасыннан килгән тәкъдимнәр дә исәпкә алынган.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә проектта каралган нигезләмәләр өлешчә тормышка ашырыла инде – алар арасында: "Контрольлек-күзәтчелек эшчәнлеге реформасы" өстенлекле программасында каралган зарури таләпләрне бозуларны профилактикалау, шулай ук дәүләт контрольлеген (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда куркынычларны исәпкә алган юнәлешле алым кертү чаралары.

Тулаем алганда, закон проектын кабул итү дәүләт органнарының һәм җирле үзидарә органнарының гражданнарның һәм оешмаларның эшчәнлегенә тыкшынуын киметеп, дәүләт контрольлеген (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольлекне гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген һәм файдасын арттырырга мөмкин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International