Моношәһәрләр өчен «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидия бирү өчен Татарстан Республикасы МСП субъектларын конкурс сайлавы игълан ителде

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Моношәһәрләр өчен  «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр бирү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын Конкурс сайлавы игълан ителде.

Сайлауда –  Яр Чаллыдан, Түбән Камадан, Алабугадан, Менделеевскидан, Чистайдан һәм Зеленодольскидан эшмәкәрләр катнаша алачак.

Җиңүчеләр җиһазлар лизингы килешүе буенча  беренче взносны(аванс) түләү чыгымнарына субсидия алачаклар. Субсидия күләме тәшкил итә:

башлап җибәрүчеләр өчен  (бер елдан ким булмаган вакытта теркәлүчеләр) – дизинг килешүе  суммасыннан 45%ы, әмма  1 млн. сумнан артык түгел.

Гамәлдәгеләр өчен (бер елдан арткан вакыта теркәлүчеләр өчен) – лизинг килешүе суммасыннан 30 %ы күләмендә, әмма  3 млн. сумнан артык түгел.

Лизинг килешүе предметы булып җиһазлар, җайланмалар, механизмнар, ТС (җиңел  автомобильләрдән һәм һава судноларыннан тыш), станоклар, приборлар, аппаратлар, агрегатлар тора. Тулырак мәгълүматны кайнар линия телефоны аша алырга була: (843) 524-90-90

Конкурс сайлауларына заявкаларны  «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үстерү программасын гамәлгә ашыру үзәге » Дәүләт казна учреждениесе 2017 елның 1 июненнән 2017 елның 30 июненә кадәр, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00дән  18.00гә кадәр, җомгада  9.00дән 16.45гә кадәр Мәскәү вакыты буенча кабул итә, адресы: Казан шәһәре,  Московская ур., 55нче йорт (керү Гарантия фонды ягыннан)

Катнашуга заявканы шулай ук ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша да бирергә була https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/23210

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International