Федераль закон проекты буенча халык тыңлаулары уздырыла

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисади үсеш министрлыгының көйләүне бәяләү Департаментыннан  «Россия Федерациясенең кайбер закон актларына  үзгәрешләр кертү турында» федераль законы проекты буенча халык белән консультацияләр уздыру турында мөрәҗәгать килде.

Проект капиталь төзелеш өлкәсендә хокукый көйләүне камилләштерү максатыннан әзерләнгән.

Хәзерге вакытта капиталь төзелеш объектларын инженер-техник тәэмин итү челтәрләренә тоташуга бәйле аерым процедураларны хокукый көйләү җитешсезлеге проблемасы яшәп килә.

Проект белән тәкъдим ителә:

- капиталь төзелеш объектларын  инженер-техник тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру процедурасын унификацияләү (җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм су  түгү),

- инвестицион программаларның аерым чараларын гамәлгә ашыру өчен финанс таләпләрен исәпләү тәртибен унификацияләү,

- тоташтырган өчен түләү күләмен билгеләү өчен кулланылган терминнарны унификацияләү (технологик тоташу),

- Россия Федерациясе субъектлары территориясендә технологик тоташтыру өчен бердәм стандарт тарифлар билгеләү.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен тәкъдим ителгән проект белән  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында танышырга чакырабыз.

Анда эшмәкәрлек субъектлары һәм башка эшчәнлек өчен артык административ  һәм башка чикләүләр керткән, яисә аларны кертүгә китергән, шулай ук эшмәкәрлек субъектларына һәм башка эшчәнлеккә һәм Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәсендә  нигезсез чыгымнарга китергән положениеләр булганда,  үзегезнең тәкъдимнәрне һәм күрсәтмәләрне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының көйләүне бәяләү секторының  электрон адресына җибәрүегезне сорыйбыз: AV.Ponomareva@tatar.ru.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International