Россия Белем программасы үзәге эш башлап җибәргән экспортерлар өчен уку пособиеләре сериясен чыгара

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО республика эшмәкәрләренә  РЭЦ Белем программасы кысасында башлап җибәргән экспортерлар өчен укыту пособиесен чыгаруы турында хәбәр итә.

РЭЦ Белем программасының беренче укыту пособиесе эш башлап җибәргән һәм гамәлдәге Россия экспортерлары өчен укыту материаллары сериясен чыгаруны  башлап җибәреп  2016 елда чыгарылды. Бизнесның, икътисад һәм белем берләшмәләренең  төрле өлкәләре әйдәп баручы белгечләре эшләгән  Пособиенең үзенчәлеге экспорт проектының билгеле этапларында кирәкле информацияне табу өчен файдалы чыганакларны эзләүне  керткән актуаль материаллардан торуы белән аңлатыла.

«Экспортка керү:  экспорт проектының тормыш циклы. Экспортка юнәлтелгән предприятиеләрне дәүләт яклавы» беренче уку пособиесе чыгу белән  порталда аны 4000нән артык кулланучы күчереп алды, - дип сөйли РЭЦ Белем программасы җитәкчесе Алиса Никитина. – Бу чираттагы тапкыр  МСП вәкилләре ягыннан  ВЭД өлкәсендә сыйфатлы һөнәри белем алуга ихтыяҗның зурлыгын күрсәтә. Без Программаның һәр курсы буенча уку пособиесе чыгарырга планлаштырабыз һәм без аларның Россия экспортерлары өчен өстәл китабына әйләнәчәгенә ышанабыз».

Уку пособиесе укучыларны тышкы базарларны беренчел анализлау,   потенциаль сатып алучыларны эзләү һәм бәяләү кораллары, предприятиеләрне экспортка әзерләү һәм таныштыру, валюта түләүләрен оештыру,   экспорт эшчәнлеге рисклары һәм аларны минимальләштерү ысуллары һәм шулай ук Россия экспортерларын дәүләт яклавы кораллары белән таныштыра.

Болардан тыш,  РЭЦ Белем программасы RECBOOK – Россия экспорт үзәгенең уникаль басмасының бер өлешенә әйләнде . Китапның ун бүлегендә безнең илнең тышкы икътисади эшчәнлеге,  Россия экспорты үсешенең стратегик юнәлешләре, РЭЦ Төркеменең страховой, кредит, гарантияле һәм финанс булмаган продуктлары турында уникаль информация тупланган. RECBOOK  РЭЦ Төркеме хезмәткәрләре өчен өстәл китабыннан экспортка кадәр эволюция узып, экспорт трендларын белергә теләгән һәркем өчен кызыклы булачак. Китапны   RECBOOK промоды буенча 10% ташлама белән  биредә алырга була.

РЭЦ Белем программасының укыту пособиесен түбәндәге чыганактан алырга була   https://api.exportedu.ru/api/documents/29/download.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International