Рeспублика эшмәкәрләрен Вьетнамда «Russian Gastro Week»та катнашырга чакыралар

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәгенең  « Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО республика эшмәкәрләренә 2017 елның   21 сентябрендә Россия экспорт үзәгенең  (РЭЦ) Ханой шәһәрендә (Вьетнам)  «Russian Gastro Week» циклыннан чара уздыруы турында хәбәр итә.

Россия гастрономия атнасында  Вьетнамда азык продукциясе җитештерә  торган  60тан артык  Россия җитештерүчесе һәм Вьетнам ягыннан  200ләп  импортер һәм  дистрибьютер катнашуы планлаштырыла. Чара программасында – Россия азык продуктларының зур күргәзмәсе һәм максатчан  b2b-очрашуын уздыру.

Россия экспорт үзәге чара өчен арендага һәм бизәүгә бәйле чыгымнарны һәм шулай ук күргәзмә өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүне үз өстенә ала. Теркәлү  взносы алынмый. Вьетнамга бару һәм яшәү, шулай ук күргәзмә үрнәкләрен алып бару өчен катнашучылар үзләре түли.

Вьетнам базарына чыгарылачак продукция һәм компанияләр эшчәнлеге турында кыскача язылган аерым каталог бастыру каралган.

Чарада катнашу өчен заявканы ТР экспортны яклау үзәгенең электрон почтасы адресына 2017 елның 30 июненә кадәр  җибәрергә кирәк: tatexport@yandex.ru, тел: (843)524 76 70  (катнашуга  заявка формасы бирелә).

Үзенә азык продукциясе җитештерә торган Россия  компанияләрен тәкъдир итүләрне,  b2b-биржа контактларын һәм дегустацияләрне керткән «Russian Gastro Week» чыгу чаралары уникаль формат булып тора. Элек  РЭЦ  Кытай, Вьетнам, Һиндстан шәһәрләрендә  һәм  ОАЭда дегустация сессияләре оештыра иде. Чаралар нәтиҗәләре буенча 100 млн. доллардан артык .суммасында Россия продуктлары поставкалары турында килешүләргә кул куелды.  Беренче  поставкалар бу елның мартында булды.

Элек  РЭЦ чараларында катнашкан компанияләр арасында , - «Группа Черкизово», «Микоян», «Биофудлаб», «Русский икорный дом», «Объединенные кондитеры», «КДВ групп», «Лина», «Аквалайф», «Агросоюз», «Иль Мио мороженко», «Игристые вина», «Конфаэль», «Нарзан», «PIKKI & KLIN Snacks» һәм башка  кондитер, бакалея әйберләре,  алкогольле һәм алкогольсез эчемлекләр , ит ашамлыклары, мороженое һәм башка җитештерүчеләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International