Бүген, 26 июньдә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасына визиты кысасында Болгария Республикасының составында Мәскәүдә Болгария Республикасы Сәнәгать үзәге, Мәскәүдә Болгария Республикасының сәүдә-икътисади мәсьәләләр буенча хезмәте һәм Болгария Республикасы предприятиеләре вәкилләре кергән делегациясе белән киңәшмә булып узды.
Очрашуны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының эшмәкәрлек үсеше Департаменты директоры урынбасары Елена Шулина алып барды.
Киңәшмә кысасында Татарстан Республикасында инвестицион, сәнәгать, инновацион үсеш өлкәсендәге, электрон сәүдә мәйданчыклары яшәеше, 2003 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше Стратегиясен гамәлгә ашыру кысасында Татарстан Республикасы бизнесын яклау институтлары үсеше мәсьәләләре каралды.
Очрашу ахырында Мәскәүдәге Болгария Республикасы Сәнәгать үзәге һәм Татарстан Республикасы Машиналар төзелеше кластеры арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.