«Алтын стилус» - 2017 конкурсына заявкалар кабул ителә башлады

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Ел саен журналистлар өчен уздырыла торган  «Алтын стилус» Россия премиясенә конкурста катнашуга заявкалар кабул ителә башлады.

Конкурс «Кешеләр һәм Россия җәмгыятен үзгәртә торган  ИТ-проектларны популярлаштыру өчен  – «Алтын стилус» конкурсы Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясе (АИРР)  ярдәмендә  ЭЛАР корпорациясе тарафыннан оештырылган. Премиянең  рәсми партнеры булып инновацияләргә ярдәм Фонды тора. «Технологик инновацияләр даими рәвештә безнең игътибар үзәгендә тора, - ди фондның генераль директоры Сергей Поляков. – Һәм безнең өчен андый проектларның ничек яктыртылуы, җәмгыятьтә ничек кабул ителүе мөһим».

2013 елда беренче конкурс старт алганнан бирле информатизация  уңышлары турында язучы һәм төшерүче 143 журналист номинант булды. «Традицион конкурска старт игълан итәргә без бик шат, -  дип сөйли  ЭЛАР корпорациясе вице-президенты Дмитрий Щербачев. – Бүген Россия СМИда ИТ-инновацияләр нәтиҗәләрен яктыртуның уңай динамикасы турында әйтергә була. Әгәр биш ел элек журналистларны күбрәк проектларның технологик ягы кызыксындырса, бүген  авторлар  информацион технологияләрнең ватандашлар тормышына ничек тәэсир итүенә игътибарлырак.  2017 елның көзендә без журналистларга бишенче тапкыр  «Федерация», «Регион» һәм «Мәдәният» номинацияләрендә бүләкләр тапшырачакбыз .

Бер ел элек «Алтын стилуста» җиңүчеләрне котлау тантанасы   «Ачык инновацияләр» Форумында булды. Лауреатлар булып  Татарстан һәм  Санкт-Петербург басмалары вәкилләре калды, ә   «Удмуртия» ТРК журналисткасы икенче тапкыр җиңүче булды. 2016 ел премиясе шорт-лист номинантлары жюри рәисе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган дипломнар белән бүләкләнде.

«Безнең өчен инициативаларны, шундый «Алтын стилус» премияләрен яклау бик кадерле, чөнки андый конкурсларда инновацияләр өлкәсендә региональ состав көчле», - дип билгеләде АИРР директоры Иван Федотов.

Конкурсантларга таләпләр һәм премиянең тарихы  www.goldenstylus.ru рәсми сайтында урнаштырылган, монда катнашуга заявка да калдырып була. 2017 елда Россия СМИларында 2016 елның 1 октябреннән  2017 елның  1 октябренә кадәр чыгарылган материаллар кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International