Республика КФҮндә эшкуарлар «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең федераль корпорациясе» АҖ хезмәтләрен алу мөмкинлегенә ия

2017 елның 30 июне, җомга

Исегезгә төшерәбез: 2016 елның августыннан Татарстан Республикасындагы барлык «Минем документларым» (КФҮ) офисларында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең федераль корпорациясе» АҖ хезмәтләрен алу оештырылды.

«Минем документларым» офисы аша Корпорация хезмәтләрен алу өчен, кече һәм урта эшкуарлык субъектына үзенең ИНН  белү дә җитә, һәм шулай ук  аның үзе белән шәхесне таныклаучы документы да (РФ гражданины паспорты) булырга тиеш.

«Минем документларым» офисларының адреслары һәм эш режимнары турында мәгълүмат https://uslugi.tatarstan.ru/mfc сайтында урнаштырылган. Корпорация тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында өстәмә мәгълүматны  Корпорациянең рәсми сайтында алырга мөмкин: http://corpmsp.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International