Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында “Дәүләтнең финанс ярдәме кораллары һәм аларны алу алгоритмнары. Акыл мөлкәтен монетизацияләү системасын төзү” темасына укыту семинары узды

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгында “Дәүләтнең финанс ярдәме кораллары һәм аларны алу алгоритмнары. Акыл мөлкәтен монетизацияләү системасын төзү” темасына укыту семинары узды, ул Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы тарафыннан Бизнесны финанс үстерү институты (Мәскәү шәһәре) һәм “Эшлекле Россия” гомумроссия иҗтимагый оешмасының республикадагы төбәк бүлеге ярдәмендә оештырылды.

Семинарда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов мөрәҗәгать итте, Татарстан Республикасында акыл мөлкәте базарын тормышка ашыру һәм үстерү мәсьәләсенең әһәмиятле булуын билгеләп үтте һәм семинарда катнашучыларга, алар арасында республика министрлыкларыннан һәм ведомстволарыннан, предприятиеләреннән, вузлардан, кече һәм урта бизнес субъектларыннан вәкилләр бар иде, шушы процесска мөмкин булганча зур игътибар бирүләрен теләде.

Шулай ук, семинар барышында Бизнесны финанс үстерү институты генераль директоры Илдар Шәйхетдинов доклад белән чыгыш ясады, ул компаниянең инновацияле финанс ярдәм кораллары турында сөйләде.

Семинарда катнашучылар белән берлектә предприятиедә акыл мөлкәте белән идарә итү нигезләренә, җитештерүдә яңа технологияләрне һәм серләрне саклау һәм яклау системасын төзүгә, акыл мөлкәтенең финанс аспектларына, бухгалтерлык исәбенә, акыл мөлкәтенә салым салу һәм аның хакын бәяләүгә кагыла торган мәсьәләләр турында, шулай ук Сәнәгать үстерү фонды, Инновацияләргә теләктәшлек фонды, Россия венчур компаниясе, КУЭ корпорациясе программалары аша предприятиеләргә дәүләт ярдәменең гамәлдәге чаралары турында фикер алыштылар.

Белешмә өчен:

Татарстан Республикасында “2014-2020 елларга Татарстан Республикасының икътисади үсеше һәм инновацияле икътисады” дәүләт программасының “2016-2020 елларга Татарстан Республикасында акыл мөлкәте базарын үстерү” кече программасы тормышка ашырыла, ул фәнни-техник, инновацияле һәм җитештерү эшчәнлегеннән икътисади өстенлекләр алуның нәтиҗәле механизмын формалаштыруга, үзебезнең илдә һәм чит ил базарларында акыл мөлкәте белән нәтиҗәле идарә итү хисабына республика товар җитештерүчеләренең көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен үстерүгә юнәлдерелгән.

Сәнәгать мөлкәте объектларына тапшырылган заявкаар саны буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә тотрыклы рәвештә алдынгы позицияләрне били һәм ел саен уйлап табуга тапшырыла торган заявкаларның иң күп саны белән Россия Федерациясенең 15 төбәге санына керә.

Шулай итеп, 2016 елда, Татарстан Республикасыннан Роспатентка тапшырылган заявкалар саны: уйлап табуга – 723; файдалы модельгә – 446; сәнәгать үрнәкләренә – 58; товар тамгаларына – 911.

2016 елда Татарстан Республикасыннан мөрәҗәгать итүчеләргә уйлап табуга барлыгы 632 патент бирелгән. Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында беренче урынны һәм Россия Федерациясендә дүртенче урынны биләп тора.

№ 4-НТ “Акыл мөлкәтеннән файдалану турында белешмәләр” федераль статистик күзәтү рәвеше мәгълүматларына караганда, 2016 елда Татарстан Республикасында 2183 акыл мөлкәте объекты файдаланылган, шул исәптән: уйлап табылган әйберләр – 1320, файдалы модельләр – 465, сәнәгать үрнәкләре – 51, белешмәләр базасы – 47, ЭВМ өчен программалар – 300.

Шушы күрсәткеч буенча Татарстан Республикасы Идел буе Федераль округында беренче урынны, ә Россия буенча, тулаем алганда,  Мәскәүдән (8307) һәм Санкт-Петербургтан (2305) кала, өченче урынны алып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International