Республика эшкуарларын Европаның HORNBACH AG гипермаркет челтәрләренә җиткерүчеләр ярминкәсендә катнашырга чакыралар

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасы республика эшкуарларына түбәндәгеләр хакында хәбәр итә: Россиянең Германиядәге сәүдә вәкиллеге, Германия базарына Россия продукциясен кертү максатларында, иң эре гипермаркет челтәрләренең берсе, төзелеш һәм йорт өчен HORNBACH AG продукциясен җиткерүчеләр ярминкәсен оештырырга планлаштыра.

HORNBACH AG әйләнеше буенча DIY (Do-It-Yourself - ремонт һәм йорт кибетләре) гипермаркетлары челтәрендә Германиядә өченче һәм Европада бишенче булып тора.

Сәүдә вәкиллеге тарафыннан HORNBACH AG җитәкчелеге белән HORNBACH AG компаниясе җиткерүчеләре сыйфатында квалификацияләнергә исәбе булган Россия компанияләре белән җиткерүчеләр ярминкәсен үткәрү мөмкинлеге турында принципиаль килешенгәнлеккә ирешелде. Чара кысаларында HORNBACH AG сатып алулар буенча вице-президенты җиткерүчеләргә сатып алулар процессын оештыру принциплары, партнерларны квалификацияләү критерияләре хакында мәгълүмат бирәчәк. Кызыксынган катнашучылар сәүдә челтәренең сатып алучылары белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыру мөмкинлегенә ия булачак.

Ярминкәне оештыру өчен Россиядән үз продукциясен Германиягә җиткерү нияте һәм мөмкинлеге булган, кимендә 30 кызыксынган компаниянең булуы зарур.

Чараны Германиядә Россиянең Сәүдә вәкиллегендә (Берлин ш.) чама белән 2017 елның ноябрендә үткәрү планлаштырыла. Чарада катнашу – бушлай. Алдан теркәлү таләп ителә. Катнашучы компанияләр мөстәкыйль рәвештә командировкага (очыш, урнашу һ.б.) бәйле чыгымнарны түлиләр. Кунакханәләргә бронь алу, авиабилетларга заказ бирү, трансфер катнашучылар тарафыннан шулай ук мөстәкыйль рәвештә тормышка ашырыла.

Республикада төзелеш һәм йорт өчен товарлар җитештерү өлкәсендә шөгыльләнүче эшкуарларга һәм бу чарада катнашырга кызыксынучыларга тиешле заявканы ТР Экспортка ярдәм үзәгенә түбәндәге электрон почта адресына җибәрүләре сорала: tatexport@yandex.ru, тел: (843)524 76 70, компаниянең исемен, эшчәнлек өлкәсен, элемтә белешмәләрен (сайт/e-mail/тел.) күрсәтеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International