2017 елның 5-6 октябрендә Сочи шәһәренең Баш медиа үзәгендә ел саен уза торган Finopolis 2017 инновацияле финанс технологияләре форумы узачак.
Форумның максаты – мегаҗайга салучының, хакимият органнарының һәм финанс базарында катнашучыларның багланышларын оптимальләштерүдә заманча трендлар турында һәр яклап фикер алышу, финанс хезмәтләренең һәм коралларының үтемле булу дәрәҗәсен арттыру, үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән иң яңа продуктларны һәм финанс базарын дигитализацияләүгә кагыла торган инфраструктура чишелешләрен презентацияләү, хәзерге финанс оешмасы эшчәнлегендәге барлык аспектларның автоматлаштырылуын тәэмин итү.
Форумда телгә алырга планлаштырылган иң әһәмиятле мәсьәләләр арасында – санлы икътисад, бердәй санлы тирәлек формалаштыру һәм аның финанс базарларына йогынтысы, әһәмиятле финтех трендлары, ясалма акыл технологияләрен үстерү һәм финанс институтларында һәм җайга салучылар тарафыннан аларны якын киләчәктә куллану перспективалары.
Форум программасында түбәндәгеләр планлаштырылган:
Катнашучылар саны – якынча 1500 кеше.
Тулырак мәгълүматлар һәм чара программасы белән, шулай ук теркәлү рәвеше белән www.finopolis.ru сайтында танышырга була.