11-12 октябрьдә Роспатентның ХХI халыкара "Инновацияле икътисадта акыл мөлкәте" конференциясе узачак

2017 елның 18 июле, сишәмбе

2017 елның 11-12 октябрь көннәрендә Федераль сәнәгать мөлкәте институтында (ФИПС) (Мәскәү ш., Бережковская наб., 24 йорт, 1 корылма, 30 йорт, 1 корп.) Роспатентның ХХI халыкара "Инновацияле икътисадта акыл мөлкәте" конференциясе узачак.

Конференциядә катнашучыларга Роспатент системасы хезмәткәрләреннән дә, шулай ук акыл мөлкәте өлкәсендәге башка белгечләрдән дә докладлар тәкъдим ителәчәк.

Конференция кысаларында эшнең гамәли тәҗрибәсе белән уртаклашу булачак һәм конференциядә катнашучыларга Роспатент системасының әйдәп баручы белгечләре тарафыннан акыл мөлкәте өлкәсендәге мәсьәләләргә кагылышлы консультацияләр биреләчәк.

Чара программасында түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алышу күздә тотыла:

- "Инновацияле икътисадта акыл мөлкәте перспективалары: үсештәге төп трендлар";

- "Икътисадны санлаштыруның акыл мөлкәте өлкәсенә йогынтысы";

- "Санлы чорда авторлык хокукы: авторларны яклау һәм базарларны үстерү";

- "Акыл мөлкәтенең дөньякүләм системасында глобаль чакырулар".

Конференциядә катнашу шартлары, шул исәптән теркәлү кертеменең зурлыгы турындагы белешмәләр, шулай ук конференциядә катнашучының теркәлү формасы ФИПС сайтында http://www1.fips.ru, "Конференцияләр, семинарлар/Роспатентның фәнни-гамәли конференциясе" бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International