Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы рөхсәт эшчәнлеге реформасын башлап җибәрә

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан "Россия Федерациясендә рөхсәт эшчәнлеге нигезләре турында" кысалы зокон проекты эшләнгән, ул контрольнең һәм күзәтчелекнең гамәлдәге реформасының дәвамы булып тора.

Аталган проект Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Хөкүмәтенә профильле база закон проектын эшләү, Россия Федерациясендә гамәлдә булган рөхсәт режимнарына инвентарьлаштыруны үткәрү һәм административ регламентларны раслау турында 2017 елның 6 гыйнварындагы пр-31 йөкләмәсе нигезендә эшләнгән. Шул ук вакытта административ регламентларда, төбәкләрне һәм муниципалитетларны да кертеп, иң яхшы "төбәк тәҗрибәләре" нигезендә рөхсәт режимнарының үтәлү тәртибе билгеләнергә тиеш.

Проектта оешмаларның рөхсәт эшчәнлегенең дәүләт органнарының, муниципаль органнарның, халыкка ачык функцияләрне башкаручы оешмаларның рөхсәт алуга дәгъва кылучы физик һәм юридик затлар эшчәнлегенә кирәгеннән артык тыкшынуын чикләүгә юнәлдерелгән гомуми кагыйдәләре билгеләнгән.  Моннан тыш, рөхсәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру тәртибе билгеләнә, тыюлар һәм чикләмәләр регламентлана, аны гамәлгә ашырганда физик һәм юридик затларның хокукларын яклау тәртибе карала.

Хәзерге вакытта әзерләнгән закон проекты килештерү өчен федераль башкарма хакимият органнарына, төбәкләргә һәм Генпрокуратурага җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International