МСП Бизнес-навигаторы Порталына керүгә рөхсәтне Татарстан Республикасының теләсә-кайсы МФЦда алырга була

2017 елның 21 июле, җомга

2016 елда «Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча федераль корпорация» АҖ («МСП»Корпорациясе» АҖ) тарафыннан башлап җибәргән яисә гамәлдәге кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен (МСП) комплекслы белешмәлек ресурсы булып торган МСП Бизнес-навигаторын эшләде һәм файдалануга тапшырды.

МСП Бизнес-навигаторы ярдәмендә бизнесның оптималь төрен сайларга һәм аны ачу өчен яхшы урынны билгеләргә, бизнес алып бару өчен реаль практиканы исәпкә алып ясалган типовой бизнес-план төзергә, төрле товарлар һәм хезмәтләргә сораулар һәм тәкъдимнәр, конкурентлар булу-булмау турында маркетинг тикшерүләре белән танышырга, кредит продуктлары, дәүләт катнашында зур заказчылар закупкаларын дәүләт яклавы чаралары һәм планнары турында мәгълүмат алырга була. Системада шулай ук арендага яисә сатуга тәкъдим ителгән дәүләт һәм шәхси милек турында мәгълүмат базасы бар, МСП субъектларына бирү өчен каралган  дәүләт һәм муниципаль милек аерым билгеләнгән.

Агымдагы елда МСП Бизнес-навигаторы функционалын киңәйтү, шулай ук  смартфоннар һәм планшетлар системасына керүне тәэмин иткән мобиль кушымта кертү планлаштырылган.

Бүгенге көндә МСП Бизнес-навигаторы 100 мең кешедән артык яшәүчесе булган Россия Федерациясенең 169  шәһәрен һәм Россия Федерациясе аерым субъектларының башкалаларын, шул исәптән Татарстан Республикасының  Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт кебек зур шәһәрләрен кертә.

МСП Бизнес-навигаторына керү бушлай. Системада теркәлү өчен республиканың барлык муниципаль районы һәм шәһәрләрендә булган   «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль  хезмәтләр күрсәтү Үзәгенә (МФЦ) мөрәҗәгать итәргә була.

Исегезгә төшерәбез, «Минем Документлар» (МФЦ) офислары аша «МСП» Корпорациясе» АҖ хезмәтләрен алу өчен  МСП субъектына үзенең ИНН белү дә җитә, шулай ук аның үзе белән шәхесен ачыклаучы документы да  (РФ гражданины паспорты) булырга тиеш.

«Минем Документлар» офислары адреслары һәм эш режимы турында мәгълүмат http://mfc16.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган. Корпорация хезмәтләре турында өстәмә мәгълүматны Корпорациянең рәсми сайтында алырга була: http://corpmsp.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International