Татарстан икътисадта интеллектуаль мөлкәтне файдалану буенча Россия регионнары рейтингында икенче урынны алды

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Татарстан икътисадта интеллектуаль милекне файдалану буенча Россия регионнары рейтингында икенче урынны алды. Бу хакта Росстат һәм Роспатент мәгълүматлары базасында төзелгән рейтинг, үзәк сайтында бастырып чыгарылган региональ икътисад тикшерүләре Үзәге мәгълүматлары сөйли.

Бу рейтингта интеллектуаль милек буларак уйлап чыгарулар (патентлар), файдалы модельләр һәм сәнәгать үрнәкләре алына. Аларны куллану билгеле дәрәҗәдә Россия Федерациясе субъектларының, корпорацияләрнең, фирмаларның, конкрет производствоның  фәнни-техник креативлыгын чагылдыра.

Икътисадта интеллектуаль милекне куллану буенча рейтингның беренче дистәсенә Мәскәү, Татарстан Республикасы, Санкт-Петербург, Пермь, Мәскәү, Нижегородск, Свердловск, Тула, Самара һәм Чиләбе өлкәләре керә. Беренче ураннарны алган регионнар шулай ук фәнни-техник өлкәдә хезмәткәрләр саны буенча  рейтингта лидерлык позициясендә, дип билгеләнә тикшеренүләрдә.

Регион-лидерлар ил икътисады һәм кеше капиталы үсешендә драйверлар ролен башкара. Аларның бюджеты Россия Федерациясе мөстәкыйль бюджеты буларак  тулыландырыла яисә аларга шартлы дәрәҗәдә региональ власть ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International