«Челны-Агрегат» ЧҖШ һәм «Кама Кристалл Технолоджи» ЧҖШ компанияләре Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе күп профильле муниципаль берәмлекләр территорияләрендә (моношәһәрләр) төзелә торган әйдәп баручы социаль-икътисади үсеш территорияләре резидентлары Реестрына кертелде һәм шуңа ярашлы «Набережные Челны» (алда – ТОСЭР) әйдәп баручы социаль-икътисади үсеш территориясенең 10нчы һәм 11нче резиденты булды. Федераль законнарга ярашлы рәвештә юридик зат аталган реестрга кертелгән датадан башлап ТОСЭР резиденты итеп таныла.
«Челны-Агрегат» ЧҖШ «Яр Чаллы шәһәрендә гидравлик аппаратураның киң линейкасын күпләп җитештерүне оештыру» инвестиция проектын гамәлгә ашыра.
« Кама Кристалл Технолоджи » ЧҖШ «Набережные Челны» ТОСЭРда «80 килограммнан артык авырлыктагы оптоэлектроника өчен синтетик сапфир җитештерү (2-3нче этап)» инвестиция проектын гамәлгә ашыра.
ТОСЭР резидентлары өчен табышка карап билгеләнә торган салым ставкасы киметелә: федераль бюджетка исәпләү өлешендә – эшчәнлектән алынган беренче табыштан башлап 5 салым чорында - 0%; Россия субъектлары бюджетына исәпләү өлешендә беренче алган табыштан башлап 5 салым чорында - 5% һәм аннан соң килүче биш салым чорында 10% тәшкил итә.
Болардан тыш ТОСЭР резидентлары өчен түбәндәгеләр карала:
- оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән азат ителә,
- җир салымы түләүдән азат ителә,
- гадәти тәртиптә түләнә торган страховой взнослар тарифлары 30% урынына 7,6% күләмендә киметелә (шул исәптән Пенсия фондына – 22% урынына 6%, социаль страхование фондына – 2,9% урынына1,5% һәм мәҗбүри медицина страхованиесе фондына – 5,1% урынына 0,1%). Ташлама ТОСЭР резиденты статусы алган көннән башлап 10 ел дәвамында гамәлдә була һәм ТОСЭР төзелгән көннән алып соңга калмыйча 3 ел дәвамында шундый статус алган резидентлар өчен кулланыла.