Мәскәүдә максатчан модельләрне үзләштерү тәҗрибәсе белән уртаклашу буенча семинар-киңәшмә булып узды

2017 елның 11 августы, җомга

 «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерция булмаган оешма  (АСИ) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 31 гыйнварындагы 147нче-р күрсәтмәсендә расланган Россия Федерациясе субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру һәм бизнес алып бару процедурасын гадиләштерүнең максатчан модельләрен үзләштерү  кысасында 2017 елның 9ыннан алып 11 августка кадәр  Мәскәү шәһәренең «Кайнау ноктасы» мәйданчыгында биш максатчан модельне үзләштерү тәҗрибәсе белән  уртаклашу буенча семинар-киңәшмә уздырды:

1. Төзелешкә һәм территориаль планлаштыруга рөхсәт алу;

2. Җылылык белән тәэмин итү системаларына, су белән тәэмин итү һәм су түгү үзәкләштерелгән системаларына тоташтыру (технологик тоташтыру);

3. Электр челтәренә технологик тоташтыру;

4. Газ бүлү челтәренә тоташтыру (технологик кушылу).

5. Кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау.

Чарада катнашучылар исәбендә – АСИдан максатка юнәлешле модельләрне үзләштерү кураторлары, Россия Федерациясе регионнары, профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар, шулай ук электр челтәрләре һәм ресурслар белән тәэмин итү оешмалары вәкилләре.

Билгеләп үтик, Татарстан Республикасын чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының конкуренция үсеше бүлеге җитәкчесе   Ильяс Галимов «МСП субъектлары продукциясенә сорауларны стимуллаштыру» темасына чыгышы белән чыкты, МСП субъектларына инфраструктура ярдәме күрсәтүне оештыру турында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм институтлары  үсеше бүлеге җитәкчесе  Динар Шакиров сөйләде.

Чаралар барышында максатчан модельләрне үзләштерүгә, аларны хәл итү юлларына бәйле проблемалы мәсьәләләр каралды, максатчан модельләрне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча семинарда катнашучыларның практикалары белән уртаклашуы да булды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында МСПны яклауга юнәлтелгән чаралар Россия Федерациясе субъектларында конкуренция үсеше Стандартын гамәлгә ашыру  кысасында конкуренция үсешенә ярдәм итү буенча кабул ителгән юл картасына кертелгән.

Конкуренция үсеше Стандарты регионның товарлар һәм хезмәтләр базарында конкуренция үсешенә шартлар тудыруга, региональ власть органнары эшенең үтәкүренмәлелеген булдыруга, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау өчен стимуллар тудыруга һәм административ барьерларны юкка чыгаруга юнәлтелгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 6 маендагы  799нчы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасында конкуренция  үсешенә ярдәм итү буенча Татарстан Республикасы башкарма власть вәкаләтле органы булып тора.

Татарстан Республикасында Стандартны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат Министрлык сайтының «Конкуренция үсеше» бүлегендә урнаштырылган  (http://mert.tatarstan.ru/rus/standart-razvitiya-konkurentsii-v-respublike.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International