КФУда социаль эшмәкәрләр бизнес-проектларны уңышлы яклады

2017 елның 11 августы, җомга

Казан (Идел буе) федераль университетында «Социаль эшмәкәрлек» программасы буенча традицион белем циклы тәмамланды һәм ул Татарстан Республикасы социаль өлкәсендә инновацияләр Үзәге белән бергә уздырыла.

Чыгарылыш укучылары, составына Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау  Фонды һәм «Безнең киләчәк» Фонды  вәкилләре кергән эксперт комиссиясе каршында үзләренең социаль юнәлештәге бизнес-проектларын уңышлы күрсәтте.

Исегезгә төшерәбез, «Социаль эшмәкәрлек» белем программасы Казан (Идел буе) федераль университетының социаль бизнес  Акселераторы базасында узды. Акселераторга сайлау конкурс нигезендә, ә уку тыңлаучылар өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исәбенә алып барылды.

Укыган вакытта тыңлаучылар бизнес-проектлар әзерләүдә, инвестицияләр җәлеп итүдә, социаль эшмәкәрлек өлкәсендә маркетинг һәм салым салыну үзенчәлекләрендә, үз проектларын презентацияләүдә  практик белем дә алды. Курсның үзенчәлеге шунда, чыгарылыш укучысы  абстракт бизнес-план гына төзеп калмый, ә төрле чыганаклардан финанслар алуга да өйрәнә: Мәшгульлек үзәге субсидиясе, ТР эшмәкәрлекне яклау Фонды микрозаемы,  «Безнең киләчәк» Фондының процентсыз заемы һәм башкалар.

Тыңлаучыларның күбесе үз чиратларында программа укытучыларына һәм оештыручыларына рәхмәт белдерде. Киләсе белем циклы бу елның көзендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International