Республика эшмәкәрләрен «ExportMe» конференциясендә катнашырга чакыралар

2017 елның 11 августы, җомга

2017 елның 21-22 сентябрендә ел саен уздырыла торган  «Киләчәккә караш» эшмәкәрлек үсеше Форумы кысасында, Казан шәһәренең Корстон ГТРКсында  «ExportMe» конференциясе була.

Конференция «ExportMe» конференциясе Татарстан Республикасының экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын үстерүгә һәм яклауга багышлана. Конференциянең оештыручылары – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Россия экспорт үзәге» АҖ,  «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НО һәм  Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге.

Конференциянең төп темалары булып Россия Федерациясе экспортерлары алдында торган  МСПның экспортка юнәлтелгән субъектларын яклау инструментарийларын үстерү, экспорт эшчәнлегенә бәйле чикләүләрне җиңү юллары һәм ысуллары тора.

Форум кысасында экспортка бәйле чаралар үткәрү күздә тотыла:

- «Экспорт мөмкинлекләре. E-commerce.» түгәрәк өстәле – панель сессия барышында Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм РЭЦ АҖ вәкилләре чыгышлары булачак;

- «WorldIdeas’ LAB» ачык диалогы – илләр түгәрәк өстәлләре: Казахстан, Кытай, Төркмәнстан, Төркия, Германия, Венгрия, Белоруссия, Тунис, Иран һәм башкалар. Татарстан Республикасы һәм Россия регионнары компанияләренең  чит ил партнерлары белән B2B очрашулары;

-  Art&Export күргәзмәсе - Татарстан Республикасы предприятиеләренең экспорт потенциалы күргәзмә экспозициясе.

Конференциядә катнашу өчен Татарстан Республикасы экспортны яклау Үзәге сайтында теркәлү узарга кирәк: http://export-rt.ru/news/registracionnaya-forma-uchastnika-konferencii-exportme-v-ramkax-ezhegodnogo-foruma-malogo-i-srednego-predprinimatelstva-vzglyad-v-budushhee

Барлык туган сораулар белән Татарстан Республикасы экспортны яклау Үзәгенә түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә була: 8 (843) 524-76-70.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International