Россиянең МСП субъектларын яклау инфраструктурасын төзүче оешмаларның бердәм реестры барлыкка киләчәк

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Россия Минюсты тарафыннани «Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау инфраструктурасын төзүче оешмаларның бердәм реестрын раслау турында» Россия Икътисади үсеш министрлыгының боерыгы теркәлгән.

Документ белән реестрны алып бару формасы, белешмәләр составы, аның эшен тәэмин итү өчен технологик, программа, лингвистик, хокукый һәм оештыру чараларына кертү тәртибе һәм таләпләре билгеләнә.

Боерыкка ярашлы рәвештә, реестрны электрон төрдә «МСП Корпорациясе» АҖ алып бара.  Аңа федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә кече һәм урта бизнесны яклау инфраструктурасын төзүче барлык оешмалар, шул исәптән бизнес-инкубаторлар, технопарклар, эшмәкәрлекне үстерү үзәкләре, яклау фондлары, экспортны яклау үзәкләре, региональ инжиниринг үзәкләре һәм башка оешмалар турында мәгълүмат кертеләчәк. Оешманы реестрга керткәндә аның федераль яисә региональ дәрәҗәдәге таләпләргә ярашлылыгын расларга кирәк булачак.

Реестр алып бару кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау инфраструктурасын төзүче оешмаларның ачыклык дәрәҗәсен арттырачак һәм аларның эшчәнлегенә оператив режимда мониторинг алып барырга мөмкинлек бирәчәк.

Россия Икътисади үсеш министрлыгының кече һәм урта эшмәкәрлек, конкуренция үсеше Департаменты директоры Максим Паршин сүзләренә караганда, МСПны яклауның яшәп килгән инфраструктурасы челтәре кысасында компаниянең яшәү циклының барлык стадияләрендә бизнесны үстерүгә ярдәм итү өчен күп инструментарийлар бар һәм реестрны төзү аның эшмәкәрләргә уңайлылыгын арттырачак. «Элек андый оешмалар турында мәгълүмат аерым-аерым булса, хәзер ул МСП Корпорациясе сайтында уңайлы формада биреләчәк», - дип хәбәр итә ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International