Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Республика көне белән тәбрик итәм! Бу бәйрәм республикабыздагы күпмилләтле халыкның үзбилгеләнү, килешү һәм берләшү символы булып тора. Бүген Татарстан илебездә икътисад ягыннан иң нык үсеш алган һәм социаль яктан иминлекле төбәк булып тора.
Шушы әһәмиятле көндә ныклы сәламәтлек, алга куелган барлык планнарыгызның тормышка ашуын һәм Татарстан Республикасын чәчәк аттыру хисабына алга таба да казанышлар яулавыгызны телим!