Чистай һәм Түбән Кама эшкуарлары моношәһәрләр өчен ЛИНИЗГ-ГРАНТ программасы буенча субсидияләр алу өчен проектлар тапшырды

2017 елның 23 августы, чәршәмбе

2017 елның 23 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында моношәһәрләр өчен ЛИЗИНГ-ГРАНТ һәм "Социаль эшкуарлыкны үстерү" чаралары кысаларында субсидияләр бирү өчен Чистайның һәм Түбән Каманың кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу буенча конкурс комиссияләре утырышлары узды.

Чистай һәм Түбән Кама эшкуарлары җайланманың лизинг шартнамәсе буенча беренче кертемне (аванс) түләүгә киткән чыгымнарга субсидия алу өчен кондитер эшләнмәләре җитештерү, иске түбәнең битумкатнашмалы калдыкларын эшкәртү һәм битум праймеры җитештерү, металл ишекләр җитештерү һәм башкалар буенча проектлар тапшырды.

"Социаль эшкуарлыкны үстерү" чарасы кысаларында эшчәнлеге затларның социаль якланмаган төркемнәренә юнәлдерелгән проектларны презентацияләделәр. Проектлар арасында: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен йога-терапия үзәге, 6 яшьтән олырак балалар өчен түләүсез нигездә ятим балалар һәм күпбалалы гаиләләрдән булган балалар өчен иҗат остаханәсе, халыкның социаль якланмаган төркемнәрен эшкә урнаштырып, тулы көнле балалар үзәге һәм башкалар.

Моношәһәрләр өчен ЛИЗИНГ-ГРАНТ һәм "Социаль эшкуарлыкны үстерү" чаралары кысаларында субсидияләр бирү өчен Яшел Үзәннең, Менделеевскиның һәм Алабуганың кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясенең утырышы 2017 елның 24 августында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Мәскәү ур., 55 й., Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, 429 каб.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International