Казанда Татарстанның талантлы 400 баласы һәм 100 остаз өчен Талантлар Университетының белем бирү модуле тәмамланды

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

18 августтан 23енә кадәр Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә ел саен үткәрелә торган "Талантлар ачу" җәйге яшьләр мәктәбе булды. Оештыручысы – "Казан ачык талантлар университеты 2.0" АНО. Җәйге мәктәптә Татарстаннан барлыгы 400 тирәсе яшь кеше һәм 100 остаз, шулай ук талантлар белән идарә итү өлкәсендә республика һәм федераль дәрәҗәсендәге экспертлар, ата-аналар һәм оештыручылар катнашты.

Җәйге мәктәп мәйданчыгында катнашучылар – олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар үз-үзләрен тормышка ашыру шартларын "кулланып карады": тормыш турында иң яхшы белемнәр, үзеңнән файдалануның уңай тәҗрибәсе, үзеңә һәм дөньяга карата потенциал ачу һәм рефлексив позиция. Төрле өлкәләрдә уңыш казанган яшьләр уңышлы карьера төзү өчен кирәкле булган күнекмәләрне һәм "бәреп керү" компетенцияләрен (softskills) тизләтелгән рәвештә үстерү программасын үтте һәм үз-үзләрен алга таба үстерүнең хосусый планнарын төзеде.

Алты көн дәвамында Җәйге мәктәпкә республика һәм федераль дәрәҗәсендәге әйдәп баручы экспертлар һәм Талантлар Университеты партнерлары килеп китте: Николай Ютанов – футуролог, "Киләчәкне конструкцияләү" тикшеренү төркеме җитәкчесе, Фәйрүзә Мостафина – НГПУ ректоры, Людмила Тобулток – НИУ ВШЭ университетында "Карьера буенча консультацияләү" курсы буенча белем бирүче, Ирина Кузьмина – "Е.Л. Шифферс ис. алдан баручы тикшеренүләр институты" АНО, Мәскәү Политехының модельләштерү һәм идарә буенча интеллектуаль системалар буенча баш белгече, Юлия Селюкова – Талантлар Университетының федераль партнеры, проект эшчәнлеге буенча эксперт ( Мәскәү ш.), Александра Бобрецова – "Воробьевы горы индепендент" директоры, Антон Грачев – Югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-парк" технопаркы директоры, Оксана Анистратенко – "Киләчәккә лифт" инженер-конструкторлык мәктәбе вузлары белән эшләү департаменты җитәкчесе, Екатерина Егошина – Алман-Россия яңа технологияләр институты (ГРИНТ) директоры, Алия Саматова – "Иннополис" университетын үстерү идарәсе проректоры-башлыгы һәм башкалар. Алар катнашучылар алдында лекцияләр һәм мастер-класслар белән чыгыш ясадылар, шәхси уңыш тарихлары белән уртаклаштылар һәм балаларга проектларны үстерү буенча консультацияләр бирделәр.

Экспертиза барышында катнашучылар үз проектының "краш-тесты"н үткәрү һәм "Талантлы яшьләрне үстерүнең һәм озата баруның республика экосистемасы" стратегия сессиясендә катнашучылардан – барча Россиядән икътисад, инженерия, мәгариф һәм талантлар белән идарә итү өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлардан билге алу мөмкинлегенә ия булды. Балалар үзләренең идеяләрен һәм проектларын потенциаль партнерларга һәм предприятиеләрнең вәкилләренә күрсәттеләр.

Катнашучыларның проектларын финал экспертизасына әзерләү процессы "Татарстан 2030" уены форматында барды, аны Борис Фетисов – уеннар һәм уен программаларын эшләүче, "Казан уен-тәҗрибә үзәге" АНО җитәкчесе рәислегендәге экспертлар төркеме эшләгән иде. Уен барышында анда катнашучылар командаларга берләште һәм сценарий буенча төрле биремнәрне үтәде, моның өчен аларга баллар бирелде.

Җәйге мәктәптә талантларның потенциалын ачуда остазлар да әһәмиятле роль башкарды, алар яшьләрне озата баралар һәм үз-үзләрен тормышка ашыруда ярдәм итәләр. Җәйге мәктәптә алар өчен талантлы яшьләр белән эшләү буенча Россия һәм халыкара дәрәҗәсендәге иң яхшы тәҗрибәләр күрсәтелде. "Талантны продюсерлау идарәсе" курсы буенча укулар узган остазлар алган белемнәрен 10 компетенция буенча тәҗрибәдә кулланып карады. Остазлар арасында алар белән эшләүче ата-аналар да, белгечләр дә бар иде. Ата-анага белем бирү лабораториясе кысаларында "остаз буларак ата-ана" компетенциясе буенча белем бирүләр узды. Катнашучылар тәрбияләүнең заманча методикалары буенча белемнәр алды, балаларны киләчәк компетенцияләре белән мөстәкыйль һәм җаваплы шәхесләр буларак үстерү өлкәсендә алымнар формалаштырды. Шулай ук алар баланы яхшырак аңларга булыша торган тренингларда да катнашты.

22 августта Казан ачык талантлар университеты 2.0 һәм Югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-Парк" технопаркы арасындагы эш программасы кысаларында икеяклы килешүгә кул куелды, әлеге документ Татарстан Республикасының мәгълүмат технологияләрендә, киләчәге булган проектларында талантлы балаларны һәм яшьләрне үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Җәйге мәктәпнең соңгы көнендә анда катнашучылар Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин белән очрашты һәм үзләрен кызыксындырган теләсә нинди сорауны бирә алды (ТОП-3 сораулар).

"Талантлар ачу" җәйге яшьләр мәктәбе йомгаклары буенча иң яхшы проектлары булган 100 катнашучы, студент рәвешендә, Талантлар Университетында хосусый үсеш планнары буенча белем алуын дәвам иттерәчәк. Моннан тыш, "2015-2020 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү" дәүләт программасы кысаларында бу проектларга аларны алга таба тормышка ашыру өчен ярдәм күрсәтеләчәк.

Талантлар Университеты партнерлары тарафыннан проект лидерларына бүләкләр тапшырылды. Мисал өчен, "Казан вертолет заводы" ачык акционерлык җәмгыятендә 9 катнашучы стажировка һәм 30 катнашучы экскурсия үтү хокукына ия булды, 3 катнашучы "Киләчәккә лифт" инженер-конструкторлык мәктәбенең көзге сменасында (2017 елның октябре) катнашу хокукын алды, ул "Орленок" россиякүләм балалар үзәге базасында узачак, 40 катнашучы экскурсия кысаларында ИТ-паркта булачак, 4 катнашучы экспертлардан менторлык ярдәмен алды, ә 96 катнашучы "Кванторум" (Түбән Кама ш.) балалар технопаркын карый алачак.

Остазлар Остазларның россиякүләм олимпиадасы кысаларында шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кулы куелган дипломнар, сертификатлар һәм бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International