Республика эшкуарларын Россия-Финляндия Партнериатына чакыралар

2017 елның 29 августы, сишәмбе

"Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм фонды" коммерциячел булмаган оешмасының Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге Татарстан Республикасындагы экспортка юнәлеш алучы кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә кече һәм урта бизнес буенча III Россия-Финляндия Партнериатында катнашу мөмкинлеге хакында хәбәр итә, әлеге чара 2017 елның 9 октябреннән 11 октябренә кадәр Хельсинкида (Финляндия) узачак.

Әлеге чара "Технология" халыкара күргәзмәсе кысаларында оештырылачак. Бу күргәзмә Балтыйк диңгезе төбәгендәге халыкара сәүдә-күргәзмә проектларының иң зурысы булып тора һәм сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен бизнес-мәйдан булдыручы профильле күргәзмә-ярминкә проектларын берләштерә. Ел саен күргәзмәдә Финляндиядән, Скандинавия илләреннән, Россиядән һәм Балтия илләреннән 14 мең кеше катнаша.

2017 елгы Партнериатның төп темалары булып түбәндәгеләр торачак: "Россия-Финляндия икътисады һәм сәнәгате 2025", "Яңа буын модасы: Танылуга чакыру". Катнашучы предприятиеләр өчен элемтәләр биржасы оештырылачак.

Россия-Финляндия Партнериатында катнашу теләге булган эшкуарлардан 2017 елның 15 сентябренә кадәр үз карарлары турында ТР Экспортка ярдәм үзәгенә +7 (843) 524-76-70 телефоны аша яисә tatexport@yandex.ru электрон почтасы буенча хәбәр итүләрен сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International