Министрлык турында

 

Министрлык миссиясе: Без Татарстанның һәр кешесе тотрыклы киләчәккә тулы ышаныч белән эшләсен һәм яшәсен өчен хезмәт итәбез.


Министрлыкның максаты: тормыш сыйфатын күтәрүне тәэмин итәрлек тотрыклы, балансланган, гармонияле икътисад үсеше өчен шартлар тудыру.


Министрлыкның төп бурычлары:
1. Индикатив идарә методын кулланып, Татарстан Республикасы икътисадын җайлау буенча дәүләт сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыру.
2. Республика территориясендә җитештерүче көчләрне оптималь һәм нәтиҗәле урнаштыруны тәэмин итү максатларында республиканың территориаль үсешенең бердәм схемасы нигезендә төбәк үсеше буенча дәүләт сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыру.
3. Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының башкарма хакимиятнең федераль органнарының территориаль органнары, шулай ук аерым дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру барышында җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеген оештыруда катнашу.
4. Бердәм дәүләт инновацияле сәясәтен булдыру һәм тормышка ашыру.
5. Бердәм дәүләт инновацияле сәясәтенең өстенлекләрен билгеләү һәм дәүләт ярдәмен күрсәтү
6. Халыкның мәшгульлеген тәэмин итү һәм үзмәшгульлеген үстерү, Татарстан Республикасы социаль-икътисадый сәясәтен гамәлдә ашыруда кече һәм урта эшкуарлыкның ролен арттыру, икътисадта көндәшлекле мохит булдыру, кече һәм урта эшкуарлыкка инвестицияләр җәлеп итү, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан салым керемнәрен арттыру максатында Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру.
7. Татарстан Республикасы территориясендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм инфраструктурасын төзү һәм үстерү, аның эшчәнлеген тәэмин итү.
8. Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкның торышына мониторинг һәм комплекслы анализ үткәрү һәм инвестицияләр өчен шартлар тудыру.

 Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы үсешенең төп баскычлары

2007 елның 10 июлендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы бетерелде һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы төзелде

 1998 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Сәнәгать департаменты оешты, ә ведомство Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы дип аталды

1996 елның 13 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән Дәүләт икътисад комитеты Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы итеп үзгәртелде 1991 елның 7 февралендә ТССР Югары Советы карары белән ТАССР Госплан Государственный комитет Татарстан ССРның икътисад буенча дәүләт комитеты итеп үзгәртелде


1966 елның 31 октябрендә ТАССР Министрлар Советы халык хуҗалыгының кайбер бурычларын үзгәртүне күздә тота торган яңа «Татарской АССРның Дәүләт план комиссиясе турында нигезләмә» кабул итте


1957 елның 4 ноябрендә ТАССР Министрлар Советы Карары белән яңа «ТАССР Министрлар Советы Дәүләт план комиссиясе турында нигезләмә» расланды

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International