Татарстан Рсепубликасы Икътисад министрлыгында Стратегия-2030 га үзгәрешләр кертү буенча эш башлау сессиясе булды

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бүген Икътисад министрлыгында республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре Татарстан Республикасының Стратегия-2030 га үзгәрешләр кертү буенча эш башлау сессиясенә җыелды. Сессияне министр урынбасары Олег Пелевин үткәрде.

Олег Пелевин катнашучылардан, беренче чиратта, республиканы үстерү Стратегиясен эшләү кысаларында төзелгән проект мәйданнары эшен торгызуны сорады.

Министр урынбасары республика Стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча алып барыла торган эшкә халыкны җәлеп итәргә дә өндәде. Моның өчен Стратегия-2030 (tatarstan2030.ru) сайты эшли, анда һәркем үзенең тәкъдимен калдыра ала.

Министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре сессия кысаларында шулай ук Татарстан Республикасының  Стратегия-2030 га үзгәрешләр кертү буенча быел башкарыла торган эш форматы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International