"Татарстан - икътисадый ыргылыш драйверы". "Яңарту"га республиканың төрле почмакларыннан эшкуарлар җыелды

2018 елның 16 марты, җомга

Бу минутларда Татарстанда иң эре бизнес-форумнарның берсе үтә. Республиканың барлык почмакларыннан эшкуарлар Баскет-холлга, Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, "илебезнең иң танылган һәм уңышка ирешкән кешеләрен" тыңларга җыелды. "Без кече һәм урта бизнесны үстерү өчен барысын да эшләргә, яшьләргә үзләрен күрсәтергә мөмкинлекләр бирергә тиеш", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә республикада гамәлгә ашырыла торган программалар инфраструктуралар, әйтик, махсус икътисадый зоналар һәм технопарклар, IT-парклар, социаль-икътисадый үсеш территорияләре булдыруны  максат итә.

"Яңарту" эшкуарлар арасында ажиотаж тудырды. Уйланылган 5,5 мең кеше урынына форумда 6 меңнән артык кеше катнаша. Президент, кызыксынуның югары дәрәҗәдә булуын исәпкә алып, Татарстанда "яңартулар" системалы рәвештә узачак дип ышандырды.

Интенсив форумда бүген 16 спикер чыгыш ясый. "Болар - үзләренең булдыклылыгын инде исбатлаган кешеләр, - дип билгеләп үтте Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. Эшмәкәрләребезнең белем алу процессы - ул нигез, бүген Икътисад министрлыгы үз алдына куя торган төп бурычларның берсе, дип тәгаенләде. Кече һәм урта эшкуарлык - икътисад һәм хезмәт җитештерүчәнлеге үсешендә нигез фактор ул. Заман белән бергә бару - таләп ул.  Шуңа күрә без иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнеп кенә калмыйча, аларны үзебезгә дә кертәчәкбез, хәзерге дөньяда бара торган үзгәрешләрне күзәтеп, аларда катнашачакбыз да", - дип басым ясады Фәрит Габделганиев.

Казанда эшкуарлык бик тиз үсә, дип билгеләп үтте "Синергия" бизнес мәктәбе ректоры Григорий Аветов.   Эшкуарлар йортының эшен ул уңышлы дип бәяләде: "Хәзер инде Казан Мәскәүгә, дөньяның төп эшлекле мегаполисларына конкурентлык тудыра дип әйтеп була. Без Сингапурның һәм Дубай органнарының тәҗрибәләрен зур игътибар биреп өйрәнәбез. Казанның конкурентлы булуын гына түгел, ә икътисад системалары бизнесы өлкәсендә дөньякүләм лидер булырга әзер булуын да күрәбез.  Россия Президенты еш кына икътисадый ыргылыш турында сөйли. Без хәзер яхшы аңлыйбыз: Татарстан Республикасы бу икътисадый ыргылыш драйверының берсе булып тора".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International