Хезмәттешлек итүнең мөмкин булган юнәлешләре турында бүген Мисыр Гарәб Республикасының Россия Федерациясендә Махсус һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ихаб Наср һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев фикер алыштылар. Киңәшмә бүген Казанда, республиканың Икътисад министрлыгында узды. Министр Габделганиев Татарстанның икътисадый потенциалын тәкъдим итте һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде.
ТР ИМ матбугат хезмәте