Чаллыда моношәһәрләрне үстерү стратегиясе турында фикер алыштылар

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм моношәһәрләрне үстерү мәсьәләләре хакында "Социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән территорияләр: үсеш һәм тәҗрибә мәсьәләләре"  II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә фикер алыштылар. . Чара Чаллыда узды.

 Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева мөрәҗәгать итте. Ул хәзерге вакытка Россиядә 60 СИҮАБТ гамәлдә булуын, шуларның дүртесенең Татарстанда урнашуын билгеләп үтте. "Чаллы" СИҮАБТ илдә беренчеләрдән булып төзелгән, һәм бүген ул бик яхшы эшләп килә. Безнең бурыч - республиканың барлык СИҮАБТнә инвестицияләр күләме 62,1 млрд сум булган 110 артык резидент җәлеп итү, бу 17 меңләп яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк", - дип ассызыклады министр урынбасары.

Чара кысаларында фәнни берләшмә вәкилләре, республиканың дәүләт хакимияте органнары, Россия һәм Татарстан Республикасының территорияләрендә СИҮАБТ төзелгән моношәһәрләре җирле үзидарә органнары җитәкчеләре түбәндәге мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр:

эшкуарлык эшчәнлеген алып баруның преференциаль шартлары куела торган территорияләрне булдыруның үз тәҗрибәбез һәм чит илләр тәҗрибәсе,

моношәһәрләрне үстерү стратегияләре,

үсеше алдан билгеләнгән территорияләрнең ысул-кораллары,

инвестицияләр җәлеп итү механизмнары,

СИҮАБТне икътисадый үстерүнең дәүләт һәм муниципаль ысул-кораллары,

хакимият, бизнес һәм шәһәр берләшмәсе хезмәттәшлегенең нәтиҗәле формалары,

кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү,

СИҮАБТ икътисадының чын ихтыяҗларына ярашлы рәвештә һөнәри белем бирүне үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International