Татарстанда моношәһәрләрне үстерү һәм хезмәттәшлеккә яңача якын килү. Округ масштабындагы чара Чаллыда була

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Уку-укыту программалары, семинарлар, дискуссияләр, воркшоп һәм эшлекле уеннар. Моношәһәрләрне үстерү академиясе форумында катнашучыларны киң программа көтә.  Бу хакта республика Кабминындагы бүгенге брифингта Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева сөйләде. Моношәһәрләрне үстерү фонды 21 июньдә Чаллыда илнең барлык 319 монопрофильле муниципаль берәмлегеннән командалар өчен Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча гамәлгә ашырыла торган "Моношәһәрләрне үстерү академиясе" яңа федераль уку-укыту проекты кысаларында семинар-конференция уздыра. Уку-укыту чарасына  Идел буе федераль округына керүче 13 РФ субъектының 79 монопрофильле муниципаль берәмлегеннән 200 якын вәкил җыелачак. "Чаллыда округ масштабында зур чара кабул итү һәм аны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен барлык шартлар да бар, – дип билгеләп узды Таркаева. – Форум кысаларында без уку-укыту чаралары сериясен генә уздырып калмабыз, ә берничә дискуссия маршрутын үткәрербез, Идел буе федераль округыннан килгән делегатларны моношәһәрләрне үстерү программасының гамәлгә ашырылуы белән таныштырырбыз", – дип хәбәр итте ул. Шулай ук Моношәһәрләрне үстерү фонды белән берлектә гамәлгә ашырылган проектларны, шул исәптән Россия Федерациясендә генә түгел, ә гомумән Европадагы иң эре индустриаль парк булып торган "Мастер" Кама индустриаль паркының алтынчы чиратын, "Алабуга" МИЗ һәм Алабуга шәһәрен төзекләндерүнең биш адымы кысаларында гамәлгә ашырылган проектларны тәкъдим итү планлаштырыла.

Чара кысаларында түбәндәге семинарлар узачак:

- "Цифрлы шәһәр мохите: үз шәһәреңдә аның үсешен ничек бәяләргә һәм онлайн-сервислар кече шәһәрләнең чын проблемаларын хәл итәргә ничек булышалар?"

 - "Моношәһәрләрдә социаль проектлар: бюджеттан тыш финанслауны гамәлгә ашыру һәм җәлеп итү тәҗрибәсе"

- "Үз кулларың белән шәһәр. Шәһәрдәге җәмәгать урыннарын һәркем файдалана алырлык чаралар белән ничек үзгәртергә" 

Беренче "Моношәһәрләрне үстерү академиясе"нең бер көнлек семинар-конференцияләре сериясе 31 майда Екатеринбургта башланып китте, аңа Уралдагы 37 моношәһәрдән 140 артык катнашучы килде. 14 июньдә исә ""Моношәһәрләрне үстерү академиясе" Новосибирскида узды: чара Себер ФО составындагы 10 РФ субъектындагы 66 моношәһәрдән 150 якын вәкилне берләштерде. Алга таба төрле федераль округлар өчен каралган чаралар Хабаровскида һәм Мәскәүдә  үтәчәк.

Семинар-конференцияләрдә бөтен 319 моношәһәрне үстерү проектларына идарә итүче командалар, шулай ук җирле үзидарә органнары, региональ һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, эшкуарлар һәм үсеш институтлары вәкилләре катнашачак. Катнашучылар проектларга идарә итү, шәһәр мохите сыйфатын яхшырту һәм территорияләрне алга җибәрү ысул-кораллары турында мәгълүмат алачак. Эшкуарлар моношәһәрләрдә урта һәм кече бизнеска ярдәмнең федераль чаралары турында беләчәк.

 ТР ИМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International