"Татарстан – акыллы идеяләр һәм товарлар хәзинәсе". 100 якын бизнесмен "ЛеруаМерлен Восток"ка үз продукциясен тәкъдим итте

2018 елның 17 августы, җомга

Төзелеш материаллары, электр товарлары, сантехника, йорт һәм бакча кирәк-яраклары җитештерүчеләр. Республикадагы 100 якын эшкуар бүген үзләрен "ЛеруаМерлен Восток" компаниясенә китереп бирүче буларак күрсәтте. Бизнес вәкилләре һәм компания җитәкчелеге белән очрашу Яр Чаллыда узды. Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә узды.

"Бүгенге очрашудан күренгәнчә, Татарстан – ул акыллы идеяләр һәм товарлар хәзинәсе, – дип билгеләде әлеге компаниянең сорсинг буенча директоры Рөслан Хакало. – Безгә күп кенә кызыклы әйберләр күрсәтелде: кызыксындыргыч видеокүзәтү системасы, "акыллы йорт" элементлары, агачтан уникаль продуктлар, электр товарлары, пар генераторлары, һава дымландыргычлар – бу эшләнмәләр читтә түгел, ә республикада чыгарыла".

Чара кысаларында эшкуарлар күргәзмәдә үзләренең товарларын күрсәттеләр, потенциаль китереп бирүчеләрнең эш башкару алгоритмы белән һәм аларга булган таләпләр белән таныштылар, шулай ук Мәскәүдә товалар күргәзмәсенә чакыру ала алдылар.

Сөйләшүләрдә катнашкан эшкуарларның өчтән бер өлеше контракт төзүгә өмет итә ала, дип билгеләде оештыручылар. Бүгенге көндә компаниядә Татарстаннан 11 җитештерүче бар. Болар пыяла-пластик арматура, акрил ванна, тәрәзә конструкцияләре, пластик савытлар, парник китереп бирүчеләр.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International