Татарстанның коммерциясез оешмалары вәкилләренә социаль проектларны уңышлы гамәлгә ашыру турында сөйләделәр

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Социаль проект: максат һәм зарурлык, презентацияләү һәм грант алу. Буа, Апас, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарындагы социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларның вәкилләренә идеяләрне уңышлы тормышка ашыру этаплары турында сөйләделәр. Махсуслаштырылган семинар Татарстанның Икътисад министрлыгы, республиканың Иҗтимагый палатасы һәм Буа районы башкарма комитеты ярдәмендә узды.

Чара кысаларында "Эшкуарлыкка ярдәм фонды" КО Социаль өлкә инновацияләре үзәге җитәкчесе Антон Дыганов социаль юнәлешле коммерциясез оешмаларга грант, конкурс һәм башка төрле финанс ярдәме программалары турында сөйләде. Ул билгеләп узганча, хәзерге вакытта коммерциясез оешмаларның барлык вәкилләре Президент грантын һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы грантын алуга конкурсларда катнашу өчен заявка тапшыра ала.

Семинарда грант заявкаларын рәсмиләштерүгә махсус игътибар бирелде: зарури элементларга, үзенчәлекләргә һәм типик хаталарга. Документация әзерләү һәм мондый конкурсларда катнашу тәҗрибәсе белән Россия Президенты гранты иясе, "Иҗади яшьләр академиясе" РИБ вәкиле Егор Рафыйков уртаклашты. Ул "Яшел фитнес" социаль-спорт хәрәкәте" проекты: аның идеясе, федераль дәрәҗәдә яклануы һәм газиз республикада тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Оештыручылар билгеләп узганча, әлеге чара СЮКОларны заявкаларны рәсмиләштерергә өйрәтеп кенә калмыйча, актуаль мәсьәләләр буенча хосусый консультацияләр алуга да юнәлдерелгән.

Мондый семинарлар Арча, Питрәч, Кама Тамагы районнарында да булды, ә 31 август көнне Балык Бистәсе районында узачак.

 ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International